Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл ипотекасын киләсе елда кабат бирә башларга җыеналар

Россиядә ташламалы авыл ипотекасы 2024 ел башыннан, агросәнәгать комплексы ташламалы кредитлары агымдагы елның ахырында яңадан бирелә башларга мөмкин. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Па...

Россиядә ташламалы авыл ипотекасы 2024 ел башыннан, агросәнәгать комплексы ташламалы кредитлары агымдагы елның ахырында яңадан бирелә башларга мөмкин. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Дәүләт Думасының контроль һәм аграр мәсьәләләр комитетларының уртак утырышында хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза.
«Яңа елдан башлап ташламалы авыл ипотекасын бирә башларбыз, дип уйлыйм. Төп ставканы арттыруны исәпкә алып, элек бирелгән кредитлар буенча йөкләмәләребез артты. Әмма <…> хәзер бюджетны килештерү процессында акча алырбыз һәм яңа елда авыл ипотекасын бирә башларбыз», – дип аңлатма бирде министр.
«Ташламалы кредитлау буенча <…>, инвестиция буенча да, кыска вакытлы кредитлар буенча да, ел ахырына таба билгеле булачак. Хәзер без ресурслар эзлибез <…>», – дип өстәде Дмитрий Патрушев, кредит бирүне яңартуның төгәл срокларын билгеләүдән баш тартып.
25 августта Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия банклары төп ставка күтәрелү аркасында авыл ипотекасын бирүне вакытлыча туктатып тора, дип кисәтте. Июльдә Россия хөкүмәте авыл ипотекасы күләмен ике тапкырга, ягъни 6 млн сумга кадәр арттырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ