Бала язмышын салып иңнәргә
Укытучы! Остаз! Мөгаллим! Бу сүзләргә күпме мәгънә салынган. Һәр кеше аңа үз төсмерен сала, үз буяуларына буйый. Безгә бик еш кына тормышта “укытучысы яхшы булгандыр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә...
Укытучы! Остаз! Мөгаллим! Бу сүзләргә күпме мәгънә салынган. Һәр кеше аңа үз төсмерен сала, үз буяуларына буйый. Безгә бик еш кына тормышта “укытучысы яхшы булгандыр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә, чөнки бала тормышында укытучының роле чиксез зур. Баласына битараф булмаган ата-ана, дөрестән дә, баласы өчен белемле, акыллы, тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән остаз эзли. Бары тик үз үрнәгеңдә һәм үзеңне үрнәк итеп күрсәтеп кенә балага дөрес тәрбия биреп була. Бала үз укытучысына охшарга тырыша, аның кебек атлап йөри, аның кебек көлә, аныңча фикер йөртергә тырыша. Остазының сүзе, фикере – иң дөресе, иң акыллысы.
Тарихы 1918 елга барып тоташа торган Урта Кирмән урта мәктәбендә, безнең исәпләүләр буенча, 500 гә якын тәрбияче һәм укытучы Югары Яке, Арташ, Уразбахты, Алан, Урта Кирмән, Кече Кирмән, Норма, Түбән Яке авылларының меңәрләгән балаларына белем һәм тәрбия бирделәр. Аларның бик күбесе әлеге мәктәптә озак тоткарланмаса да, беришләре 25 ел һәм аннан күбрәк еллар эшләп, шушы мәктәптән лаеклы ялга киткәннәре бик хисап. Әлеге китапта нәкъ әнә шундыйлар һәм аларның эшен бүгенге көндә лаеклы дәвам итүчеләр урын алды.
Укытучы! Ул – һәр һөнәргә юл башы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр дә, әдәбият, сәнгать, мәдәният әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен, беренче чиратта, үз укытучылырына , остазларына бурычлы.
Эшли генә башлаганда, һәркайсыбыз яшь була. Артка борылып карап чагыштырыр эшләребез булмый, бары тик сабый чаклар гына артка калып бара. Кеше бит үткән гомере белән бүгенгесен чагыштырганда гына нәтиҗә ясый ала. Шундый бер көн килә, яшь дигәннәребез дә, тормыш тәҗрибәсе туплап, фикерләргә сәләтле белгечкә әвереләбез. Бездән алда эшләгән буын остазларыбыз шушы төшенчәне аңлап, яшьләрдән кул селтәмичә, безне укытучы һөнәренең эченә керттеләр. Бүген без укучыларга, кешеләргә кирәк икән – димәк, безгә дөрес юнәлеш биргәннәр, педагогик осталыкның юлларын күрсәтә белгәннәр. Аларга чиксез рәхмәтебез булсын.

Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбе укытучысы
Ренат Хәйруллин
Комментарийлар