Татарстан – безнең уртак йортыбыз
(Интеллектуаль уен)
Эльвира ИСЛАМОВА,
Актаныш районы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»
дәүләт автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең,
I квалификация категорияле педагог-китапханәчесе
Максатлар:
1. Укучыларның Татарстан, туган җир, гореф-гадәтләр темасына бәйле мәгълүмат бирү, белемнәрен тирәнәйтү.
2. Татарстан Республикасының символикасы, истәлекле урыннары, табигый байлыгы, гореф-гадәтләре турында белемнәрен ныгыту.
3. Укучыларда туган җир, төрле халыкларның гореф-гадәтләргә хөрмәт хисен уяту, үстерү.
Җиһазлау:
Туган илем – Идел-йорт,
Татарстан – төп йортым.
(Р.Әхмәтҗан)
Җирем, суым – Ватаным,
Минем Татарстаным!
дигән шигырь юллары язылган плакатлар эленә.Татарстан гимны яңгырый.
Алып баручы. Исәнмесез, укучылар, кунаклар, хөрмәтле укытучылар! Без нинди республикада яшибез әле? (Татарстан Республикасында яшибез.) Без нинди телдә сөйләшәбез? (Татар телендә.) Безнең милләтебез – татар, шуңа күрә без татар телендә сөйләшәбез. Татарстанда татарлар гына яшәми. Республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, удмуртлар, чувашлар, марилар. Бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр.
Әйдәгез әле, бүген көч сынашырга килгән командалар белән якынрак танышыйк.
Алып баручы. Безнең белемнәребезгә бәя бирүче жюри белән танышып китик. (Командалар белән танышу.)
Командалар, Сезне мәйдан чакыра!
Кем талантлы, кем сәләтле,
Кем ярата сәнгатьне,
Кем дөньяны күп күргән
Шулар чыксын көрәшкә.
Алып баручы. Интеллектуаль уеныбызны башлыйбыз. Һәрбер дөрес җавап өчен жетоннар бирелеп барыла. Кемнеке күбрәк, шул команда җиңүче була.
1 нче тур.
«Әйдәгез, танышабыз!»
Капитаннар белән танышу.
Исемнәрне ачыклау.
Командалар исем, девиз сайлыйлар.
2 нче тур.
«Танылган шәхесләребез»
1. Татарстанның Беренче Президенты кем? (Минтимер Шәймиев – Татарстанның Беренче Президенты, хәзер ТР Дәүләт Киңәшчесе.)
2. Рус кешесе, ә үзе танылган татар композиторы. (Александр Ключарёв – күренекле композитор, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.)
3. Татарстан гимнын язган композитор. (Рөстәм Яхин – күренекле композитор, пианист, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның һәм СССРның халык артисты.)
4. Кем ул Гата Камский? (Гата Камский – милләттәшебез, танылган шахматчы, шахмат буенча СССР чемпионы.)
5. Татарларның гимнына әверелгән җырның сүзләрен кем язган? («Туган тел» җырының сүзләрен халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай язган.)
6. Татарстан гербының авторы кем? (Риф Фәхретдинов – Рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы.)
7. Казанда нинди күренекле шәхесләр яшәгән? (Николай Лобачевский, Лев Толстой, Максим Горький, Габдулла Тукай, Муса Җәлил,Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Роальд Сәгъдиев һ.б.)
8. Казан шәһәренең урамнары нинди шәхесләребез исеме белән аталып йөртелә? (Габдулла Тукай, Таҗи Гыйззәт, Сара Садыйкова, Хәйдәр Бигичев, Сибгат Хәким, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин һ.б.)
9. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар? (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры һ.б.)
10. «Шүрәле» әкиятенең авторы? (Габдулла Тукай.)
11. Казанда нинди музейлар бар? (Г. Тукай, М. Җәлил, Ш. Камал, Татарстанның Милли музее һ.б.)
12. «Мин яратам сине,Татарстан» җырын кем башкаруында ишеткәнегез бар? (Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.)
3 нче тур.
«Милли үзенчәлекләр»
1. Мөселманнарның изге китабы. (Коръән.)
2. Татарстанның дәүләт телләре. (Татар һәм рус телләре.)
3.Татар халкының милли бәйрәмнәре. (Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе, Карга боткасы, Сөмбелә.)
4. Татар халкының милли киемнәре. (Калфак, түбәтәй, читек, камзул.)
5. Татар халык ашлары. (Өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, бавырсак, бәлеш.)
6. 30 август нинди бәйрәм? (Татарстан Республикасы көне.)
4 нче тур.
« Мәкальләрне дәвам итегез».
Ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз.
1. Иң татлы тел – туган тел, ... (анам сөйләп торган тел).
2. Тел – белемнең ачкычы, ... (акылның баскычы).
3. Тел – ... (күңел көзгесе).
4. Туган телен кадерләгән халык ... (кадерле була).
5. Сүз – бер көнлек, ... (тел – гомерлек).
6. Теле барлар халык булган, ... ( теле юклар балык булган).
7. Иле барның ... (теле бар).
8. Үз илем –... (алтын бишек).
9. Туган илең кадерен ... (читтә йөрсәң белерсең).
10. Халкыңнан баш тарту – ... (Ватаныңнан баш тарту).
5 нче тур.
«Тапкырлар»
1. Татарстанның нефть чыгару үзәге. (Әлмәт.)
2. Буа һәм Норлатта җитештерелә торган азык-төлек. (Шикәр.)
3. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга.)
4. Безнең республикада нинди авыр йөк автомобиле җитештерелә? (КамАЗ.)
5. Татарстан дәүләт суверенлыгы турында Декларация кайчан кабул ителде? (Август, 1990 ел.)
6. Республикага кайчан Татарстан Республикасы исеме бирелде? (1992, апрель.)
7. Казан Кремлендә нинди манара бар? Ничә яруслы? (Сөембикә манарасы, 7 яруслы.)
8. Татарстан Республикасы аша нинди зур елгалар ага? (Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел.)
6 нчы тур.
«Зирәкләр»
Тел турында күренекле кешеләр дә мөһим фикерләр әйтеп калдырган.
1. «Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын белсен», – дигән. (Каюм Насыйри.)
2. «Кечкенәдән үк күңелемдә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, ... туган телемезне сөймәс кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!» – дигән сөекле (Тукаебыз) туган тел турында.
3. «Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән аларны аерырга да мөмкин, сүз белән сөелергә мөмкин, сүз белән дошманлашырга да мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга да мөмкин», – дигән. (Бөек рус әдибе Л.Н.Толстой.)
4. «Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе үлә» , – дигән. (Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский.)
7 нче тур.
«Шигъри тукталыш»
Шигырьнең исемен һәм авторын белергә.
- И туган тел, и матур тел,
Әткәм- әнкәмнең теле.
(Габдулла Тукай. «Туган тел»)
- Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
(Наҗар Нәҗми. «Татар теле»)
3. Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар.
Туган ил ул –иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
(Зәкия Туфайлова. «Туган ил»)
- Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан.
(Гөлшат Зәйнашева. «Туган җирем – Татарстан»)
Алып баручы. Жюри чарага нәтиҗә ясый, җиңүчеләрне билгели. Уенда катнашкан барлык укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Комментарийлар