Балага күпме шикәр ашатырга ярый?
2 яшьтән 18 яшькәчә балаларга көненә күп дигәндә 6 чәй кашыгы (25 грамм) шикәр ашарга ярый. Белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килгән. 2 яшькә кадәр исә балага, гомумән, баллы ризык каптырмавың хәерле. Бил...
2 яшьтән 18 яшькәчә балаларга көненә күп дигәндә 6 чәй кашыгы (25 грамм) шикәр ашарга ярый. Белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
2 яшькә кадәр исә балага, гомумән, баллы ризык каптырмавың хәерле. Билгеләнгән нормадан күбрәк шикәр ашаган баланың йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм симерүдән интегү куркынычы зур. Тагын шунысы да бар: баллы ризык яратучылар организм өчен бик тә файдалы булган яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продуктларын аз куллана. Ә инде кечкенәдән баллыга ияләшкән бала “сәламәт” ризыклардан бөтенләй баш тартырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.
Комментарийлар