Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар техник үзәкләргә тартыла

Соңгы елларда балаларда техник иҗат белән кызыксыну арта бара.

Моның өчен мәктәпләрдә һәм балалар иҗат йортларында махсус түгәрәкләр оештырыла.
Эре шәһәрләрдә яшүсмерләр өчен «Кванториум» исеме белән заманча технопарклар ачыла башлады, аларның саны 6 га җитә.  Әлмәттәге «Кванториум» һәм Казандагы балалар IT-паркы, авыл районнарыннан Кукмара һәм Сабадагы техник үзәкләр укучыларны үзенә аеруча тартып тора. Анда техник юнәлешле өстәмә белем бирү  программасы буенча эш алып барыла. Яшүсмерләр заманча цифрлы технологияләр, ясалма интеллект белән таныштыралар һәм информатика буенча төрле чараларда катнашалар. Болар белән кызыксыну иң элек  мәктәпләрдәге шушы юнәлештә эшләүче түгәрәкләрдән башланып китә. 
Быел Чаллыда тагын бер «Кванториум»  ачу күздә тотыла.

 Альберт САБИР 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ