Логотип Магариф уку
Цитата:

Башыңны имә, Сафия!

Күрше белән дус, тату яшәргә кушкан борынгылар. Без дә ут күршебез Сафия белән йола кушканча дус, тату яшәргә тырышабыз. Һәр таңыбыз тәрәзә каршына басып, Әкият иленнән килгән дустыбызның хәлен белүдә...

Күрше белән дус, тату яшәргә кушкан борынгылар. Без дә ут күршебез Сафия белән йола кушканча дус, тату яшәргә тырышабыз. Һәр таңыбыз тәрәзә каршына басып, Әкият иленнән килгән дустыбызның хәлен белүдән башлана. Оясын күзлибез, ул буш булса, Сафиянең тизрәк очып кайтуын көтәбез. Аннары үзе генә белгән урынга  ашарына биреп керәбез. Күпләрегезнең инде сәер дустыбызның кем икәнен дә беләсе киләдер. Сафия – безнең тәрәзә каршындагы тирәклектә оя корып яшәүче ана ала карга ул. Тирәк агачларын исә фатир алган елларда ук өмә ясап утырткан идек. Хәзер алар бөтен тирә-юньне яшеллеккә күмеп, күкрәп  утыра. 
Моңа кадәр тәрәзә каршындагы тирәклектә бер генә кошның да оя корганын күргән юк иде. Якында гына бала-чага тавышыннан гөр килеп торган мәктәп, балалар бакчаларыннан шикләнделәр димме. Әмма узган елның апрель  аенда башланган пандемия уку, тәрбия йортларына
берара йозак салганлыктан, аяк асты тынып торды.
 Сафия белән Кафия аңарга хәтле дә, гыйнвар башыннан ук, бу урынга кызыгып, кунып-кунып киткәли иделәр. Ә менә зәхмәтле апрель җитеп, тирә-якка тынлык урнашуга, аларның тырышып-тырышып оя коруларын күрдек. Башта икәүләшеп иң матур, иң ябалдашлы тирәк очына чыбык-чабык ташыдылар. Аннары  ояны тимерчыбык белән урап (бу төзелеш материалын каян тапканнардыр), беркетеп чыктылар. Әмма кошлар нигәдер ояга утыр-
мады. Без аның сәбәбен ояны соңга калып төзүләреннән күрдек. Ала каргалар, гадәттә, апрель азак-
ларында бала чыгара ич.

Быел исә Сафия белән Кафия йорт төзү мәшәкатьләренә март башыннан ук тотындылар. Сафиясе бала чыгарырга да утырган иде. Беркөнне гел иртәнге биштән эшкә кузгалучы хатыным Наилә төш вакытларында миңа шалтырата.
– Син йоклап калдың. Иртән тирәклеккә бер көтү ала каргалар очып килде дә, чыр-чу килеп, Сафия белән Кафия оясын туздырыр-
га тотындылар, – дип башлады ул сүзен, еламсырап. – Безнекеләр ояларын якларга-сакларга бик тырышып карадылар да соң...  Агач ботакларына кунып та, җиргә төшеп тә пыр тузып сугыштылар. Мин, тизрәк чыгып, кычкыра-кычкыра кудым үзләрен. Берсе җирдә ятып калды. Безнекеләрнең берседер инде ул, шәт. Теге явызлар күбәү иде шул. Әй  кызгандым инде үзебезнекеләрне. Тәрәзәдән үрелеп бер карале, бөтен тирә-як канга баткан бит анда...
Тәрәзә  янына килдем. Чыннан да, кар өстендә, җимерелгән оя чыбыклары арасында бер карга чалкан ята иде. Якын-тирәсендәге кар өсте кып-кызыл. «Их, егетләр, – дип сызландым эчтән генә. – Адәм түгел, кошлар  да яшәү өчен, җир өчен канга-кан көрәшә икән».
...Сафия көчле рухлы кош булып чыкты. Ул җимерелгән оя урынына яңасын корып куйды. Элеккесенә караганда бераз бәләкәерәк булса да, ул аның үз оясы иде. Теге явыз кошлар кабат килеп-килеп карасалар да, Сафия оясын ташлап китмәде. Без дә, тәрәзәләр ачып кычкырып, алмалар ыргытып, үзебезчә тегеләргә канат җәяргә ирек бирмәдек.
Ничек итеп   ялгыз көенә бу ояда бала чыгарыр икән, диештек. Аның Кафиясе үз оясын яклап һәлак булды түгелме соң инде? Бу хәл миңа  туган авылым нигезендә шуңа охшаш вакыйганы искә төшерде. Май аенда ишегалларын, йорт тирәсен тәртипкә китереп йөргәндә, ут чыбыгында сайрап утырган ялгыз сыерчыкка күзем төште. Шундук башыма: «Иптәшләре бала чыгарганда, бу исәр нигә берүзе сайрап утыра соң әле?» – дигән уй килде. Сыерчык мунча кыегындагы оядан булып чыкты. Нәрсә булган моңа? Нигә ялгызы гына сайрап утыра әле ул? Шундый уйлар белән мин аны көне буе күзәтеп йөрдем. Баксаң, чынлап та,  парын югалткан ялгыз кош икән. Шулай сайрап, үзе кебек парсыз кошларның игътибарын җәлеп итәргә теләгәндер инде, мөгаен. Шулай булды да.  Икенче көнне үк үзенә пар тапты. «Кара, ничек тиз», – дип көлемсерәп тә куйдым. Әмма иртәрәк куанганмын – өй кыегындагы күрше ояның әткә кошы булып чыкты теге. Моның өчен эләкте дә әле үзенә. Әнкә сыерчык, якын-тирәдәге дусларын чакырып, мунча кыегындагы
оя янында зур тавыш куптарды, аннары читкә ияләшкән сыерчыгын «ду» китереп акылга утыртты,  янәдән үзләренең оясына алып кайтты.  Сыерчыклар кан коймады, алай гына да түгел, ялгыз сыерчык бала чыгарып утырганда, күршеләре аңа,  ярдәм кулы сузып, ашарына, эчәренә ташыды. 
Нишлисең, Сафия белән эш башкачарак килеп чыкты шул. Йомырка басып утырганда да, бала ашатканда да ул ялгыз иде. Аңа ярдәм итәргә килүче күренмәде.   Сафия бәхетеннән, быелгы апрель бик җылы килде. Иртә-кич ул үзенә ризык эзләп очып китә иде. Агач төбенә ит, балык, икмәк ишене без дә иртә таңнан гел салып тордык.    
Без аның бала очырган көннәрен дә күрдек. Шунысы сәер: балаларын күптәннән очырса да, аның әле дә оясын ташлап киткәне юк. Без аны яфраклар арасыннан көн дә күзәтеп торабыз.   Горур, бала җанлыклы  кош, Сафия,
дибез.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ