Тау гына шуган идем...
Кыш көне балаларның имгәнү куркынычы аеруча зур. Ишегалды мәйданчыкларында уйныйлар, чана-чаңгы, тимераякта шуалар. Уенга бирелеп, бала егылырга, бәрелергә, имгәнергә мөмкин. Аяк-кул сеңерен тарттыру, каймыгу билгеләрен ата-аналар да белергә тиеш. Бу хакта безгә Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-травматологы – ортопед Владислав Лобашов аңлата.
Балаларның травма алуларына уен мәйданчыкларының таләпләргә җавап бирмәве, юлларның тайгак булуы да сәбәпче булырга мөмкин. Җәрәхәтләнгәндә, сынулар булганда, травманың катлаулылыгын махсус диагностик җиһазларсыз гына бәяләп булмый. Бу очракта кичекмәстән травмпунктка барып рентген ясатырга кирәк. Имгәнү аркасында барлыкка килгән җәрәхәтләрдә көчле авырту, имгәнгән урынның шешеп чыгуы, аны хәрәкәтләндерү читенлеге күзәтелә. Бу каймыгу, бәрелү, сеңер тартылу, хәтта умыртка баганасының сынуы да булырга мөмкин.
Кыш өчен аеруча компрессион сынулар хас. Мәсәлән, балалар, таудан шуып төшкәндә, җиргә кинәт кенә бәрелә. Бу очракта умыртка баганасына каты басым ясала, аның компрессион сынуына да китерергә мөмкин. Моның билгеләре түбәндәгечә: баланың сулыш алуы кыенлаша, ике калак сөяге арасында көчле авырту барлыкка килә, бил умырткалары тирәсендә дә авырту хасил була. Бала әлеге авыртулардан зарланган очракта кичекмәстән рентген ясатырга һәм табибга барырга кирәк. Белгеч сөяк патологиясе юк дип белдергән очракта, авырткан урынга массаж ясарга, ялкынсынуга каршы мазь сыларга мөмкин. Инде авырту һаман бетмәсә, тагын бер кат табибка күренеп алу мөһим.
Сеңер тартылу һәм каймыгулар нинди очракта була соң? Әйтик, әнисе сабыен кулыннан җитәкләп бара. Бала кинәт таеп китә. Ярдәм итәм дип, әнисе аны кисәк кенә кулыннан тарта. Нәтиҗәдә баланың кулы каймыга. Әлеге авыруның төп билгеләре – каймыккан аяк-кулны хәрәкәтләндереп булмый башлый, бала көчле авырту тоя, әлеге урын шешеп чыга, кайчак кан да китәргә мөмкин. Баланы кичекмәстән табибка күрсәтергә, табиб киңәше буенча бу урынга махсус эластик бәйләвеч бәйләргә, спиртлы компресслар ясарга, ялкынсынуга каршы мазь сыларга була.
Сәхифә Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре белән әзерләнде
Фото: freepik.com
Комментарийлар