Бала нигә симерә, яки Нәрсә ул гиподинамия?
Илдус Лотфуллин – Чаллы егете, 2 нче татар гимназиясе, татар-төрек лицеенда укыган. Мәктәптә яраткан фәне биология булган. Шул вакыттан бирле төрледән-төрле олимпиадаларда катнаша, Татарстан, Россия күләмендә призлы урыннар яулый. Фәнгә мәхәббәте аны медицина өлкәсенә юл ярырга этәргән дә инде. Хәзерге вакытта ул – 17 ел стажга ия булган танылган балалар табибы. Казан дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты доценты, медицина фәннәре кандидаты Илдус Җәүдәт улы белән балалар сәламәтлеге турында сөйләштек.
– Илдус әфәнде, бала сәламәтлеге турында сөйләшкәндә, иң беренче нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
– Балалар сирәгрәк авырый. Өлкән кешенекенә караганда, бала организмы ныграк ич. Әлбәттә, аларда авырулар булып тора, ләкин бала чакта әти-әни белән күбрәк профилактика турында сөйләшү кирәк. Бәләкәй бала, яшүсмер егет, кыз күпме хәрәкәт итәргә тиеш? Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Тимер, Д витамины, йод һәм башка нутриентлар җитмәү белән ничек көрәшергә? Имин тормыш рәвеше нинди булырга тиеш? Гиподинамия корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә? Педиатрга күренгәндә, ютәл-маңкадан котылу гына түгел, әлеге бик мөһим темалар турында сүз кузгатылырга тиеш. Күп коллегаларга моның өчен вакыт та, белем дә җитеп бетмәскә мөмкин. Мин пациентлар кабул итүне шул сораулар белән йомгакларга тырышам. Бу юнәлештә табибка алдан әзерләп куелган белдерү-памяткалар, чек-листлар булыша.
– Балага прививкалар ясатуга кайбер ата-аналар каршы. Казанның 18 нче мәктәбендә кызамык авыруы килеп чыккач, уннарча балага үз вакытында кызамыкка каршы прививка ясатылмау ачыкланды. Бу турыда Сезнең фикер нинди?
– Бу да – профилактикага кагылышлы сорау. Вакцинация – үткән йөз елның иң зур казанышларыннан берсе. Аның әһәмияте электр уты, атом энергиясе, Интернет һәм космоска очу кебек үк. Мондый зур казаныштан үз-үзеңне мәхрүм итү, минемчә, бер дә дөрес түгел инде.
Педиатрлар арасында вакцинациягә каршы фикердә торучы коллегалар, аз булса да, юк түгел. Безнең арада алар фрик (сәер кеше) булып санала. Вакциналарның никадәр мөһим икәнлеген белгеч белмичә кала алмый. Дөньяда вакциналар саны арта, мәсәлән, үткән көз Америкада респиратор-синтициаль вирус дип атала торган инфекциягә каршы прививка булдырылды һәм бөтен авырлы хатыннар шул вакцинаны ала башладылар. Бу яңа туган сабый әлеге инфекцияне эләктермәсен өчен кирәк. Профессионаллар арасында бик җитди ачыш дип санала ул.
– Вакцина ясатканнан соң, балага аерым режим кирәктер, бәлкем.
– Бу темага күтәрелеп-бәрелеп сөйләшә торган яшьтән чыктым инде мин. Кешеләрнең гади генә нәрсәне аңламавына ачуым килсә дә, усал җавап бирәсем килми. Ачу аша үз фикереңне алга сөреп булмый бит. Бу темага йомшаклык белән, проблеманы аңлату күзлегеннән чыгып сөйләшергә тырышам. Прививкаларның кимчелекле яклары бар, әлбәттә. Мин болай дигәндә, совет чорында ясалган вакциналарны күз алдында тотам. Шулай да инфекция эләктерү белән чагыштырганда, тискәре тәэсирләре азрак аларның. Күпчелек бала вакцинаны берни сизмичә үткәреп җибәрә. Иң еш була торган борчулар температура күтәрелү һәм укол ясаган урында шеш барлыкка килү белән бәйле булырга мөмкин. Бәхетебезгә, җитди тискәре эффектлар сирәк очрый. Вакцина ясаган балага ниндидер аерым режим, аерым анализлар кирәкми. Ләкин баланың сәламәтлеге нормада булу мөһим.
– Илдус әфәнде, соңгы елларда гаилә табиблары турында еш сүз кузгаталар. Сез әлеге практиканың уңай һәм тискәре якларын күрәсезме?
– Бу сорауга җавап бирер өчен, тәҗрибәм-мәгълүматым җитми. Бу педиатрия түгел, бөтенләй башка өлкә. Узган елны Әнкара каласында бик авырлык белән имтихан тапшырдым. Үземнең табиб дипломым буенча Төркиядә дә эшли алырга рөхсәт алу өчен кирәк иде ул сынауны үтү. Менә анда гаилә табибы практикасы киң таралган. Мондый табибларны GP general practitioner дип йөртәләр. Катлаулы булмаган проблемаларны алар чишә. Минемчә, бу иң беренче экономик сәбәпләр белән бәйле: безнеке кебек һәр районда урнашкан, күп педиатрлар эшли торган зур балалар поликлиникасында медицина хезмәте алу аларда искиткеч кыйбат хезмәт санала. Советлар чорыннан безгә мирас иттереп калдырылган поликлиника системасын саклап калу, әлбәттә, бик дөрес. Ул барлык балаларга бертигез дәрәҗәдә медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирә.
Ни уйлаганны телебез сөйли башлый
– Педиатрлар арасында ир-атлар сирәк күренеш. Сез ни сәбәпле балалар табибы булырга ниятләдегез? Остазлар да зур роль уйный торгандыр?
– Бер 4-5 ел элек сезнең белән тулысынча килешер идем. Хәзер хәл алай ук түгел, яшь табиблар арасында егетләр шактый. Табибның нинди өлкә сайлавы күпчелек очракта аңа өлкән коллегаларының тәэсире белән бәйле. Берәр кешегә сокланып карыйсың да аннары, үзең дә шул кеше кебек буласың килеп, аның юнәлешенә күчәсең. Минеке шулайрак булды. Әле ул коллегам үзенең миңа шундый зур тәэсир ясаганын белмидер дә.
Балалар табибы булуның өстенлекле яклары да бар. Табиблар балаларны тәрбияләү функциясен башкармый. Ул – ата-ана һәм укытучылар вазифасы. Шәхсән мин үзем беркайчан да балаларга кисәтү ясамыйм, аларга акыл да сатмыйм, яшәргә дә өйрәтмим. Бу – минем кыйблам. Табиб кешегә бу җәһәттән чикне узарга ярамый. Ул пациентның тормышына кереп батарга тиеш түгел. Үзең дәвалый торган бала, әлбәттә, якын була. Эмоциональ талчыгу дигән термин бар, ягъни эштән ару, гайрәтең суына төшү, табибларда ул еш күзәтелә. Эмоциональ яктан хәл бетә, диикме соң? Ә педиатрларда бу проблема юк диярлек, чөнки балалар – бик рәхмәтле халык. Биргән энергияңне сиңа тулысынча кайтарып та бирәләр. Балалар белән эшләүче табиблар моны бик яхшы белә. Хәтта ки, бала тудыру йортында эшләүчеләр дә дөньяга яңа гына аваз салган сабыйның җылылыгы белән рәхмәт әйтүен тоемлый. Балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре бар, әмма мин аны катлаулы дип әйтмәс идем. Педиатрлар үз эшләреннән туймый. Бу – безнең бонус. Көне буе балалар белән эшләгәч, үзебез дә бала-чагага әверелеп бетәбез. Ни уйлаганны телебез сөйли башлый.
– Хәзерге вакытта медицинада нинди белгечлекләргә ихтыяҗ күбрәк?
– Медицина өлкәсендә һәртөрле белгеч мөһим. Шуны онытырга ярамый: эш уңышлы килеп чыксын өчен, бөтен шәһәргә данлыклы хирург, ортопед, онкологтан тыш, күпләргә бик таныш булмаган специалистлар эшли: микробиологлар, гистологлар, рентген диагностлар, табиб-лаборантлар... Безнең өлкәдә кирәк булмаган белгеч юк. Медицина арзан була алмый, чөнки ул үзе дә дөньяның иң кыйммәтле материясе белән эш итә. Кеше сәламәтлеге иң зур кыйммәткә ия байлык.
Тулаем медицина Җир шары буенча үзгәрә, әнә шул үзгәрешләргә без дә, артка калмыйча, ияреп барырга тиеш. Әгәр дә син ярты ел дәвамында инглиз телендә язылган яңа фәнни мәкаләләр белән танышып бармыйсың икән, димәк, артта калдың дигән сүз. Кызганыч, күп кенә коллегалар инглиз телен белми, андыйлар яңа белем, стандартлар белән танышудан мәхрүм. Элегрәк биш елга бер тапкыр ике айда белемне арттырып ала идек тә, шул җитә, дип уйлый идек. Хәзер система үзгәрде, өзлексез медицина белеме (НМО) кирәк. Аның фәлсәфәсе менә нидән гыйбрәт: син һәрвакыт белем тупларга, яңалыкларны һәрдаим күзәтеп, өйрәнеп барырга тиеш. Бу үзеңне вакуумдагы кебек хис итмәскә өнди, башка сферага кагылышлы сорауларны өйрәнүне таләп итә.
– Җәмгыять үзгәрә, шуның белән бергә нарасыйларның чирләре дә. Гомумән, хәзер балалар сәламәтлегендә нинди җитешсезлекләр күбрәк очрый?
– Әлеге сорауга җавап дөньяның төрле урыннарында төрлечә яңгыраячак. Сахарадан көньякка табарак сезгә «Иң зур проблема кызамык һәм диарея» диячәкләр. Илләрне «ресурска ярлы» һәм «ресурска бай» дип бүлеп йөртәләр. Төркия кебек үк, Россия дә күбрәк ресурска бай илләр проблемалары белән очраша. Бу симерү һәм гиподинамия, ягъни аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә таяну-хәрәкәт аппараты, кан әйләнеше, азык үзләштерү функцияләренең бозылуы. Гомумән алганда, дөрес булмаган яшәү рәвеше. Аллергия, аутоиммун авырулар, балаларның вакытыннан алда туу проблемалары болар инде артта калды. Интервьюны нәрсәдән башласак, шуның белән тәмамлыйбыз да инде: балага сабый чактан күндерелгән дөрес яшәү кагыйдәләре аның бөтен тормышына тәэсир итәчәк. Бүгенге вакытта ата-аналар өчен дә, медиклар өчен дә төп мәсьәлә шул.
Фото: freepik.com
Комментарийлар