Казан буйлап Яңа ел автомобиле йөреячәк
Бәйрәм көннәрендә Яңа ел автомобилен ешрак Бауман урамында, «Мега» сәүдә үзәге, «Салават күпере» һәм «Калейдоскоп» паркларында, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге чыршы янында күрергә мөмкин булачак.
Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов белдерүенчә, 1–5 гыйнвар көннәрендә Казан буйлап Яңа ел автомобиле йөреячәк. Концертлар уздырылачак, тамашалар паркларда 15.30 сәгатьтә башланачак.
Автор фотосы
Комментарийлар