Логотип Магариф уку
Цитата:

Даһины да үстерергә кирәк

Ходай «маңгаеннан үпкән» даһилар бар. Ләкин күпчелек очракта зур җиңүләр – тырышлык нәтиҗәсе. Әмма бала җилкәсенә югары максатлар өеп, аны сыный-сыный сындырмаска да кирәк бит әле. Әлеге сынауның чикләрен ничек билгеләргә?

Белгеч фикере

«Булдыра алмаслык эшләр кушмагыз»
Дания Фәхретдинова, педагог-психолог:

Балага булган йөкләмәләрнең нормада булуын тикшерү авыр түгел. Әгәр ул түгәрәкләргә яратып йөри һәм канәгать кайта, йөзендә елмаю сүнми
икән, димәк, сез дөрес юлда. Начар йоклый, ашамый, көйсезләнә, бәйләнчеккә әйләнә икән, бу очракта инде уйланырга кирәк.
Бала узенең психологик яктан киеренкелеген, канәгать булмавын шул рәвешле күрсәтә. Вакытында бу халәтне сизеп, чарасын күрмәсәң, сабый күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин, монысы инде куркынычрак. Балагызны нинди генә бөек кеше итәсегез килсә дә, аңа булдыра алмаслык эшләр кушмагыз.
 

Тарихка кергән вундеркиндлар
Акрит Йасуал. Һиндстанда туган бу малайны иң яшь табиб дип атыйлар. Биш яшьтә ул инде анатомияне су урынына эчә, Шекспир әсәрләрен яратып укый. Ә җидедә җирле хастаханәдә беренче операциясен ясый.


Пабло Пикассо беренче итеп укырга түгел, рәсем ясарга өйрәнә. 12 яшендә ул иҗекләп укый һәм хаталы яза, әмма шул вакытта ук рәссам буларак таныла.


Говард Филлипс Лавкрафт ике яшендә укырга өйрәнә, а алтыда инде җитди шигырьләр яза башлый. Куркыныч төшләрен дәфтәр битенә күчереп, мистик әдәбият тудыра.


Вольфганг Амадей Моцарт дүрт яшендә фортепианода уйный башлый, ә биштә инде музыкаль пьесалар яза. Сигез яшендә беренче симфониясен язып бетерә.


Уильям Джеймс Сайдис яшь ярымлык вакытта укырга өйрәнә, сигездә дүрт китал яза һәм җиде телдә иркен аралаша. Ул белгән җиденче тел «вендергуд» дип атала, аны малай грек теле нигезендә узе уйлап таба.


Авторлар: Сөмбел Мөстәкыймова, Ләйсән Низамова
Сабина Вахитова фотосы 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ