Хаталар өстендә эш
Белем алуның бөтен мөмкинлекләре ачыкланган, өр-яңа методикалар, техник казанышлар заманында, ни хикмәт, хаталы язу гадәти хәлгә әйләнә бара. Хәзер иң җиңел кагыйдәне үтәмәү, эндәш сүзләрдән соң өтер куймаулар урамдагы элмә такталарда да күренгәли. Чөнки Интернетта аралашканда, сленглар куллану, сүзләрне кыскарту модада. Монда инде тулы җөмләләр, дөрес орфография очратырмын димә. Ә бит татар гомер-гомергә грамоталы, укымышлы, әлифбалы булган. Телебезне хаталар белән тутырудан ничек арынырга?
Алинә Хәйруллина, логопед:
Дүрт яшькә кадәр баланың теге яисә бу кимчелеген билгеләү, аны бетерү күпкә җиңелрәк. Дүрт яшьтә бала авазларны дөрес
әйтә алмаса, бу аның киләчәктәге язуында hәм сөйләмендә чагылырга мөмкин. Кайбер балалар дәфтәрдәге юлга, шакмакларга игътибар итми. Кайчакта әти-әниләр килә дә, үз балабызның сөйләмен аңламыйбыз, булышыгыз, диләр. Бу – бик дөрес гамәл. Әти-әниләргә мәктәпкәчә
яшьтәге балалары белән ешрак сөйләшергә киңәш бирер идем. Ул яшьтә балалар бармак белән генә төртеп күрсәтә, әти-әниләр аны шундук аңлап алып, сораган әйберен алып бирә. Болай эшләргә ярамый. Балаларның күбесе инде өч яшькәчә җөмләләр белән сөйләшә башлый. Шуңа күрә аның ымнарын аңлап бетермәгәнгә салышып, кирәкле әйберен сүз белән, җөмлә белән аңлатсын, дип тырышырга кирәк.
Балаларның бармакларына, кулларына массаж ясау да бик уңай нәтиҗә бирә. Чөнки моториканы үстереп, баш миенә тәэсир итәбез.
Хаталы язу тумыштан килә дигән фикер белән дә килешмим. Сәләт, тырышлык, үҗәтлек булса, һәркем ныклы белем алырга мөмкин.
Ата-аналарга кайбер киңәшләр (педагог-психолог Дания Фәхретдиновадан):
— Сөйләм дөрес булсын өчен ишетүгә бәйле күнегүләр ясарга кирәк. Әйтик, кул чәбәкләү, тыпырдау, шигырьләрне бер ритмга салу.
— Рәсем ясау, пластилин әвәләү бик файдалы.
— Кул һәм бармакларга гимнастика ясау баш миенә уңай тәэсир итә. Теләсә кайсы әкиятне алып, аны куллар белән уйнарга була. Балага болай кызыграк та, файдалырак та. «Шалкан» әкиятен генә алыйк. «Шалкан зур үсте» дигәндә, бармак очларын бер-берсенә нык кына тидереп, шар формасын ясыйбыз. «Аңа кояш нурларын сипте» дигәндә, йодрыктагы бармакларны кинәт ачып җибәрәбез, әйтерсең бармаклар — кояш нурлары. «Шалканны тартабыз» дигәндә, куллар белән чиратлаштырып, бау тарткан кебек хәрәкәт ясарга кирәк, йодрыкларыбыз ачылсын һәм ябылсын. Кайсы әкиятне алсагыз да, хис-тәэсирләрегезне кызганмагыз. Бала һәр мәгълүматны йөрәге аша кабул итә бит.
— Пианино, гитара яки башка музыка коралында уйнарга өйрәтү файдалы. Бармаклары дөрес эшләгән, көйне, ритмны тоя белгән балага хатасыз язу җиңелрәк.
— Аяк табанындагы нокталар да баш миенә йогынты ясый. Шуңа күрә гимнастика, бию түгәрәкләре дә – дөрес язарга өйрәнү өчен бер адым.
Фото: Сабина Вахитова
Комментарийлар