«Йөрәкләр елъязмасы. Җиңү музыкасы» акциясе башланды
27 апрельдән 27 майга кадәр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Бөтенроссия «Йөрәкләр елъязмасы. Җиңү музыкасы» патриотик акциясе уза. Быел чара Бөек Ватан сугышы турындагы легендар көйләр һәм җырларга багышлана.
Акциянең максаты — музыка аша тарихи хәтерне саклау һәм Ватанга мәхәббәтне белдерү.
Россиянең төрле төбәкләреннән укучылар өч номинациядә катнаша ала:
- «Җиңү көйләре» – инструменталь башкару (соло, ансамбль, оркестр);
- «Җиңү тавышы» – вокаль башкару (соло, ансамбль, хор);
- «Хәрби вальс» – хореографик чыгышлар (соло, ансамбль).
Катнашу өчен «Культурадляшкольников.РФ» порталындагы шәхси кабинетта гариза калдырырга кирәк. Эшләр 2026 елның 27 маена кадәр кабул ителә.
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге танылган вәкилләрдән торган эксперт комиссиясе100 иң яхшы эшне сайлап алачак. Нәтиҗәләр 2026 елның 30 июнендә шул ук порталда игълан ителәчәк.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар