Белем бирү йортларында Җиңү көненә багышланган чаралар уза
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Татарстанның барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында тантаналы чаралар, патриотик акцияләр һәм истәлекле очрашулар уза.
Уку йортларында сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар оештырыла. Балалар бәйрәм концертларында катнаша, шигырьләр сөйли, фронт хатларын укый. Мәктәп музеенда экскурсияләр, «Һәйкәл каршында вахта» акциясе, тематик дәресләр һәм башка чаралар үтәрелә.
Балалар бакчаларында да кечкенәләр өчен махсус программалар әзерләнгән: Җиңү көненә багышланган линейкалар, парад, музыкаль композицияләр уза.
Фоторепортажлар, видеоязмалар һәм балаларның чыгышлары белән безнең социаль челтәрләрдә таныша аласыз!
Якынлашып килүче Бөек Җиңү көне бәйрәме белән!





Комментарийлар