Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер ел эчендә мәдәният оешмаларының кереме якынча 1,5 млрд сумга арткан

Бүген республиканың Милли китапханәсендә Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза.

Чарада ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль районнарның ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре, мәдәният эшлеклеләре катнаша.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, быел мәдәният оешмаларының кереме сизелерлек арткан. «2023 елда Татарстан мәдәният учреждениеләренең кереме 2,69 млрд сумны тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 1,393 млрд сумга күбрәк», –  дип сөйләде министр.

Аның сүзләренчә, 2022 елда Татарстан мәдәният учреждениеләре 1,297 млрд сум акча эшләгән. Шул исәптән муниципаль оешмаларның керемнәре – 800 млн сум, бу узган ел белән чагыштырганда 42% ка диярлек күбрәк", – дип билгеләп үтте ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ