Логотип Магариф уку
Цитата:

Бертуган Туйкиннар. Кемнәр алар?

Татар китабы йортында  мәгариф, фән һәм әдәбият тарихында тирән эз калдырган мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга багышлап киң җәмәгатчелек катнашында “Туйкин көннәре” булып узды. Атналык «Туйки...

Татар китабы йортында  мәгариф, фән һәм әдәбият тарихында тирән эз калдырган мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга багышлап киң җәмәгатчелек катнашында “Туйкин көннәре” булып узды.
Атналык «Туйкиннарның иҗади һәм педагогик мирасы»,  «Зәй-Каратай ягы: тарих һәм хәзерге заман» дигән түгәрәк өстәлләр,  шәҗәрәләр ясау буенча осталык дәресе, ачык укулар кебек  кызыклы чаралары белән генә түгел, ә Туйкиннарның нәсел дәвамчылары;  язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, шагыйрь Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Эльмира Шәрифуллина, ТӘһСИ текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмера Ханнанова-Галимҗанова, Һади Атласи фонды җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәмәтдиновалар, туган якны өйрәнүчеләр Әлфия Ямаева, Әлфия Сафина, Татарстан Мәдәният министрлыгының Җәмәгатьчелек шурасы әгъзасы Эльвира Рысаева кебек күп кенә кызыклы шәхесләр  белән очрашу истәлеген дә хәтерләрдә озак саклаячак әле.





 
 
“Туйкин көннәре”  очраклы рәвештә генә узмады, быел бертуган Туйкиннарның вафат булуына 85 ел. (1937 елның 23-28 октябрендә  Идел буе хәрби округы хәрби трибуналының ябык утырышлары "Атласовщина" дип аталган эшне карый, шуның нигезендә 9 кеше: Һ.М.Атласов, Р.Я.Яруллин, К. К. Туйкин, Ф. К. Туйкин, Б. Ф. Фәттахов, Г. А. Алтынбаев, К. Л. Исхаков, С. Ш. Уразманов, 3. Б. Фәттахов атып үтерелергә хөкем ителә. Туйкиннар 1938 елның 15 февралендә Казанда атып үтерелә.)
Чаралар барышында Кәбир һәм Фазыл Туйкинның әсәрләре һәм фәнни хезмәтләре кабат күтәрелде. Әйтик,  Фазыл Туйкинның «Әхкям ислам»ы Казан федераль университеты студентлары һәм Казан мәдрәсәләре шәкертләре катнашында кычкырып укылып, шәрехләнә барды. «Салих бабай» пьесасы, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның шигырьләре һәм «Төрек тарихы» дәреслегеннән укылган өзекләр дә; педагог Нургали Надиевнең 1909 елгы «Сәяхәт хатирәләре» дә  чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
«Җанлы төпләнмәләр» дип аталган чара шулай ук күп кенә тарихи мәгълүматларны ачып салды. Аның асылында «Мәгариф», «Безнең юл», «Мәктәп» һәм «Мөгаллим» журналлары төпләнмәләреннән Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар һәм танылган педагог, галим Нургали Надиевның (1882-1940) мәкаләләрен укуны үз эченә алган иде.
Фотолар, кызыклы документлар тупланган күргәзмә Китап йортына килгән һәркемнең  игътибар үзәгендә иде.
-Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга багышланган мондый күргәзмәне  Татар китабы йортында беренче тапкыр оештырдык. Биредә тарихи документлар, Туйкиннарның фәнни һәм әдәби китаплары, гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре, фотографияләр урын алды. Күргәзмәне Казан фәнни үзәге фәнни китапханәсе, Казан шәһәренең музей комплексы һәм Лениногорскиның туган якны өйрәнү музее, Зәй-Каратай мәктәбе музейлары белән бергәләп оештырдык,- ди Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.
Үткән җомгада оештырылган «Фазыл җырлары» дип аталган  әдәби-музыкаль кичә исә Айдар Әхмәдиев җитәкләгән Салих Сәйдәшев музее белән берлектә оештырылды.
Расиха ФАИЗОВА
*Кәбир Туйкин (1878 – 1938) язучы, драматург, шагыйрь һәм мөгаллим; энесе Фазыл белән бергә «Төрек тарихы» хезмәтен яза, инкыйлабтан соң Бөгелмәдә татар мәктәбен оештыра.
*Фазыл Туйкин (1887 – 1938) фольклор әсәрләрен туплап нәшер итә, дини, тарихи дәреслекләр яза, мөгаллимлек итә,   кызыклы фәнни эзләнүләр өстендә эшли. Әсәрләре татар һәм башкорт әдәбиятлары антологияләренә кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ