«Без барыбыз да Ильич оныклары идек»
22 апрель – миңа элек-электән шимбә өмәсе уздыра торган көн буларак истә калган. Безнең кебек октябрятлар, пионерлар, комсомоллар сафында формалашкан буын өчен 22 апрель – тантаналы шартларда Пионер...
22 апрель – миңа элек-электән шимбә өмәсе уздыра торган көн буларак истә калган. Безнең кебек октябрятлар, пионерлар, комсомоллар сафында формалашкан буын өчен 22 апрель – тантаналы шартларда Пионерлар сафына кабул итү көне дә әле ул. Без барыбыз да “Без – Ильич оныклары”,- дип үскән буын. Ленин бабай васыятьләренә тугры булып үсәргә тырыштык. Бүгенге күзлектән чыгып караганда да, анда бер начарлык та юк, киресенчә. Укырга, хезмәтне сөяргә, намуслы булырга өндәгән. Мин үзем Казандагы 1 нче татар гимназиясен тәмамладым. Тарих укытучыбыз Гөлчирә Хафизовна, безгә: “Сез коммунизмда яшәячәк буын”,- дип гел әйтә торган иде. Нишлисең, без менә шундый өметләр белән үскән буын.
Хәзер заман башка, вазгыять башка дип кенә боларны күңелдән сызып ташлап булмый. Бу – тарих. Узган ел коллектив белән Ленино-Кокушкино авылындагы тарихи-мәдәни музей-тыюлыкта булып кайттык. Ленинның, шәхес буларак формалашу этапларын тагын бер кат күздән кичердек. Бүген - Ленин туган көнне әнә шунда төшкән фотоларны карап, коллегалар белән WhatsApp аша хәтирәләрне дә яңартып алдык әле.
Лилия ХӘСӘНОВА, 167 нче мәктәп директоры
Комментарийлар