Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегаты: «Дәрестән чыгуга башымда мең төрле уй кайный...»
Мифтахова Вәсилә Хәмит кызы, Саба районы Эзмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегаты:- Алтын җыйма, йортлар куймаМираска дип балаңаИң кадерле...
Мифтахова Вәсилә Хәмит кызы, Саба районы Эзмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегаты:
- Алтын җыйма, йортлар куйма
Мираска дип балаңа
Иң кадерле мирас итеп
Туган телне бир аңа!
Бу шигъри юлларны китерүем тикмәгә генә түгел. Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Моны мин горурланып әйтә алам. 30 елдан артык вакыт эчендә бик күп конкурс, олимпиадаларда яулаган урыннарыбыз – тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Укытучы булу – минем яшәү рәвешем. Дәрестән чыгуга башымда мең төрле уй кайный... Туган телебез, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, торгызуда безнең, мөгаллимнәрнең дә өлеше әйтеп бетергесез зур. Бөтендөнья татар конгрессында катнашу – миңа башкалар белән аралашу, укыту-тәрбия өлкәсендә фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.
Комментарийлар