Логотип Магариф уку
Цитата:

БРИКС чараларын оештыру комитетында үзгәрешләр

Миңнеханов БРИКС чараларын оештыру комитетына үзгәреш кертте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия рәислеге кысаларында чараларга әзерлек һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты составына үзгәрешләр кертте. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Состав ике кеше белән тулыланган. Алар – Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Ирек Кадамов (килештерү буенча).

2024 елның 1 гыйнварыннан Россия БРИКС рәисе булды. берләшмәнең Йоханнесбургта узган саммитында Россия Президенты Владимир Путин безнең илнең БРИКСта рәислеге өстенлекләрен белдерде. Искәртик, Татарстан башкаласында октябрьдә берләшмә әгъзалары булган илләр саммиты узачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Казанда БРИКС илләре Уеннарына әзерлек буенча республика комитетын җитәкләде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ