Логотип Магариф уку
Цитата:

Буа мәктәпләре укучылары 500 хат язган

Буа мәктәпләрендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга 500 хат язган.

Буа районының шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле акцияләрдә катнаша. Бу юлы балалар якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 500 гә якын хат язган һәм рәсем ясаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

«Р.Сәгъдиев, М.Вахитов исемендәге мәктәпләр, сәләтле балалар белем ала торган интернат-лицей, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, авыл мәктәпләрендә укучылар, шәһәрдәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук студентлар бик күп хат җибәрде», – ди белдерде гаммәви мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек, хатлар белән эшләү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту бүлеге әйдәп баручы белгече Гөлия Әхмәтҗанова.

Күркәм гадәткә кергәнчә, буалылар һәр посылкага балалар язган хатларны да салган.

Фото: Буа районы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ