Логотип Магариф уку
Цитата:

Бушлай азык-төлек тәтерме?

Интернет челтәрләрендә Россия кибетләрендә бушлай азык-төлек киштәләре барлыкка килергә мөмкин дигән хәбәр таралды.

Ләкин сөенергә ашыкмагыз: бушлай азык-төлеккә пенсионерлар һәм социаль яктан якланмаган гражданнар гына өмет итә ала.


«Гадел Россия — хакыйкать өчен» фракциясе  депутатлары сәүдә челтәрләрендә һәм кибетләрендә яраклылык вакыты чыккан  азык-төлекләр өчен бушлай киштәләр булдырырга тәкъдим итә. «Известия» хәбәр иткәнчә, тиешле закон проектын Дәүләт Думасына кертү дә күздә тотыла. Моның өчен пенсионерларга, мохтаҗ кешеләргә раслаучы документлар күрсәтергә кирәк булачак.


Россиядә артык продукцияне файдалы кулланмау проблемасы бүген дә саклана. Барлык продуктларның өчтән бер өлеше калдыкларга әверелә икән. Гомумән, яраклылыгы чыккан продукцияләрне тәкъдим итү турында түгел, бәлкем, мохтаҗларга иң кирәкле продукцияләрне бушлай бирү турында да уйланырга кирәктер?

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ