Сырны үзебез ясыйбыз
Тәмле, тиз һәм арзан!
Сүзем өйдә пешерелә торган Адыгея сыры турында. Аны пешерү серләренә төшенгәннән бирле минем кибеттән бернинди дә сыр сатып алганым юк. Адыгея сырын ясау бик гади. Әлеге сыр хуҗалык сөтеннән дә, кибеттән сатып алынган сөттән дә бик яхшы килеп чыга.
Хәзерге заман азык-төлек базары сатып алучыларга күптөрле сөт продукциясе тәкъдим итә. Шулар арасында иң популяры сырдыр, мөгаен. Аларның составын өйрәнгәннән соң, күбесе ясалма кушылмалар ярдәмендә ясала дигән нәтиҗәгә килдем. Аңлашыла да, сөт бәясе белән чагыштырганда, югары сыйфатлы сыр продукциясе очсыз тора алмый. Гаиләбезне файдалы ризык белән сыйлау максатыннан, мин сыр пешерү ысулларын өйрәнә башладым. Аның серләренә төшенгән саен, бу эшнең никадәр мавыктыргыч һәм кирәкле икәнен аңладым.
Адыгея сыры диетик сырлар рәтенә керә. Аның бай химик составы сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм ябыгырга теләгән кешеләр өчен алыштыргысыз. Азык кыйммәте 100 граммга нибары 250 ккал тәшкил итә.
Бу сыр составында В группасы, А, РР, D, C, E витаминнары, кальций, фосфор, цинк, натрий, бакыр микроэлементлары бар. Ул – протеин чыганагы. Организмны көндәлек аксым нормасы белән туендыру өчен, 80–90 г сыр ашап кую җитә.
Адыгея сыры рецепты
Кирәкле әйберләр:
10 л сөткә
100 г су
100 г 9 % лы аш серкәсе
Әзерләү:
Сөтне утка куябыз. Ул 85–95 градуска кадәр җылынгач, утны киметеп, аш серкәсе белән су катнашмасын (аларны алдан икесен бергә кушып болгатып алырга кирәк) акрын гына сөткә агыза барабыз. Бу вакытта сөтне болгатып тору зарур. Сөттән эремчек аерылып чыга башлагач, аш серкәсе кушылган суны башкача салмаска кирәк. Утны сүндерәбез. Тиз арада эремчекне махсус сыр савытларына яки вак тишекле иләккә җыеп алабыз. Сырны тиз арада башта – бер ягыннан, аннары, әйләндереп, икенче ягыннан тозлыйбыз.
Сөтнең температурасын үлчәү өчен махсус кулинар термометр кулланыла, әгәр дә ул булмаса, эш барышында сөтнең үз-үзен тотышына ориентлашасы: 70 градуста сөт өстендә күбек барлыкка килә башлый.
80–90 градуска җиткәч, күбек нык күбәя һәм пар күтәрелә башлый.
Бу – аш серкәсе кушылган суны салырга мөмкин дигән сүз.
Мондый сыр суыткычта 7 көннән артык тәмен һәм сыйфатын югалтмыйча саклана ала. Аны ипи өстенә куеп та, кыздырып та ашарга була, шулай ук Адыгея сырын вафлилар, пироглар, сырниклар пешергәндә кулланалар.
Якыннарыгызны тәмле, файдалы ризык белән шатландырыгыз. Иң мөһиме – курыкмыйча тотынырга. Файдасы тисен!
Материал, фото: Гүзәл САДЫЙКОВА
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Теләчедә педагогларның «август киңәшмәсе»
Бүген Теләчедә август киңәшмәсенең милли мәсьәләләргә багышланган секция утырышы узды.
Аны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова алып барды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты, Думаның милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, мәктәпләрдә милли мәсьәләләр өчен җаваплы хезмәткәрләре, җитәкче урынбасарлары, туган тел укытучылары катнашты.
Пленар утырышта «Туган телләрне саклауда һәм үстерүдә мәгариф системасының роле» турында спикер чыгышы тыңланды. Аннары ТР Фәннәр академиясе «Гамәли семиотика» институтының әйдәп баручы хезмәткәре Булат Хәкимов әлеге фәнни оешманың татар теле өчен цифрлы ресурслар ясау тәҗрибәсе хакында сөйләде.
Чарада киләсе уку елында туган телләрне укыту планына үзгәрешләр кертелмәячәге хакында бәян ителде. Татар телен өйрәтүдә балалар бакчасы белән мәктәпләр арасында дәвамчанлык югалуына игътибар юнәлтергә, бу мәсьәләне уңай хәл итәргә кирәк.
Шул ук вакытта кайбер мәктәпләрдә тәрбияви әңгәмәләр үткәрүгә артык күп вакыт сарыф ителүе билгеләп үтелде. Гәрчә, бу кыйммәтләр турында дәресләрдә дә балалар белән даими сөйләшүләр алып барыла.
Утырышта мөгаллим һөнәренең абруен күтәрү, хезмәт хакларын арттыру, эштә уңайлыклар тудыру кирәклеге хакында да әйтелде. Бу чарада традиция буенча кайбер укытучыларның хезмәтләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Альберт САБИР, А. Шәгәрәева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар