Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчасына чират: мөһим мәгълүмат

1 апрельдән Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән балалар бакчаларына комплектлау башлана.

Урыннар гариза бирүчеләрнең балалар бакчасына йөрү датасына карап билгеләнәчәк. Әлеге датага кадәр чираттагы позиция күрсәтелми тора. Моңа кадәр Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән гаризалар саклана, дип хәбәр ителә республика Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында.
Ата-аналар өчен махсус «кайнар линия» эшли, сорауларны белгечләргә башка телефоннар аша да юлларга мөмкин:

(843)223-22-10 ‒ «кайнар линия»
223-23-80 ‒ Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Яр Чаллы шәһәре өчен: (8552)56-14-71, 56-12-67
Яшел Үзән муниципаль районы өчен: (84371) 4-97-53
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «кайнар линия»се 9.00–18.00 сәгатьләрдә (843) 294-95-08 номеры буенча кабул итә.
Гаризаның статусын https://www.gosuslugi.ru/10909 адресы буенча Россия Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында карарга мөмкин. Моның өчен мәгълүмат алу мөмкинлеген алдан хәстәрләп куярга кирәк, аны гаризада баланың вәкиле булып теркәлгән әти яки әни кеше эшли ала.
Гариза «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юлланган» дигән статус алган икән, балалар бакчасына 30 көн эчендә бару зарур.
Балалар бакчасына бәйле башка төрле сораулар буенча яшәү урынына караган мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ