Казанда туган телләр укытучыларының Бөтенроссия конкурсы узачак
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, 26-27 март көннәрендә Казан шәһәренең Вахитов районындагы К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 80нче номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәгариф оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләр укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узачак. 2007 елдан бирле уздырылып килүче конкурс Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эш планына туры китереп уздырыла.
Конкурсның төп максаты – Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелегенә ярдәм итү, туган тел укытучысы һөнәренең абруен күтәрү, шулай ук алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату.
Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан районнарыннан 69 укытучы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 12 укытучы катнашты. Финалга 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы узды, шул исәптән: 16 туган татар теле укытучысы, 8 туган рус теле укытучысы, 7 туган чуваш теле укытучысы, 3 туган мари теле укытучысы, 3 туган удмурт теле укытучысы һәм 1 туган мордва теле укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 12 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 27 мартта узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Чайковский илһамландыра
Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, бөек рус композиторы Петр Ильич Чайковскийның тууына 185 ел тулу уңаеннан 25 марттан 15 апрельгә кадәр “Музыка һәр заман өчен” (»Музыка во все времена») дигән Бөтенроссия акциясе узачак.

Илнең барлык мәктәп укучылары музыка, бию һәм сынлы сәнгать өлкәсендә үз сәләтләрен күрсәтеп, иҗади конкурста катнаша алачак.
Балаларга бер яки берничә номинациядә эш әзерләргә кирәк булачак: инструменталь иҗат, вокал, хореография һәм сынлы сәнгать. Гаризалар Культурадляшкольников.РФ порталындагы шәхси кабинет аша кабул ителә.
Россиянең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган жюри иң яхшы 100 эшне сайлап алачак – алар проектның сайтында басылып чыгачак.
Чайковскийның “Щелкунчик”, «Аккош күле» һәм «Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица») кебек әсәрләре бөтен дөньяга танылган чын шедеврлар булып тора. Әлеге акциядә катнашу балаларга үз күзаллауларын киңәйтергә, рухи дөньясын баетырга һәм Россиянең мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар