Логотип Магариф уку
Цитата:

Абитуриентлар игътибарына! Яңа таләпләр

Быел беренче тапкыр югары уку йортларына профильле белгечлеккә керүче абитуриентлар тиешле фәннәр буенча имтихан тапшырачак. Ягъни имтихан фәне әзерлек юнәлешенә туры киләчәк.

«Әгәр элек, инженерлык белгечлекләрен сайлаганда, абитуриентлар мәҗбүри рәвештә җәмгыять белеме тапшырса, хәзер химия яки физика тапшыралар. Химик булырга телисең икән, димәк, химияне белергә тиешсең. Физик булырга телисең икән, димәк, физиканы белергә тиешсең», – дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Аттестат алу өчен 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга рус теле һәм математикадан БДИ яки ГВЭ (дәүләт чыгарылыш имтиханы) тапшырырга кирәк булачак. Рус теле барлык юнәлешләр өчен дә төп имтихан булып кала. Югары уку йортына кергәндә, математикадан БДИ нәтиҗәләренең профиль дәрәҗәсе генә исәпкә алына. 

Максатчан белем бирү юнәлеше буенча керүчеләргә шәхси казанышлар өчен баллар саны  15 кә кадәр арттырылды.  Шәхси казанышлар өчен балларны исәпкә алу тәртибен уку йорты үзе билгели.

Шулай ук математика һәм тарихтан БДИның минималь баллы да үзгәрде, хәзер укырга керү өчен кимендә 40 балл җыярга кирәк. Шуның белән бергә, аттестат алу өчен рус теленнән 24 балл һәм профиль дәрәҗәсендәге математикадан 27 балл җитә, әмма бу вузга керү өчен җитәрлек булмаячак.

БДИның вакытыннан алда тапшыру чоры 21 мартта башланды һәм 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. БДИның төп тапшыру вакыты 23 майдан 11 июньгә кадәр узачак. Узган елдагы кебек, 3 һәм 4 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары нәтиҗәне яхшырту максатыннан бер предметны яңадан тапшыра алачак.

БДИ уздыру өчен онлайн-видеокүзәтү белән 84 имтихан уздыру пункты оештырылачак. ГВЭ (дәүләт чыгарылыш имтиханы)  һәм өйдә имтихан тапшыру өчен тагын 71 пункт офлайн-видеокүзәтү астында ачылачак.

Имтихан материалларын пунктларга Интернет аша тапшырачаклар. Аларны аудиториядә бастырачаклар һәм сканерлаячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ