«Авыл укытучысы» («Земский учитель») программасына гаризалар кабул ителә
Биш ел эчендә безнең төбәккә илнең төрле төбәкләреннән 53 укытучы килгән.
15 апрельдә «Авыл укытучысы» («Земский учитель») программасы буенча гаризалар кабул итү тәмамлана. Конкурста катнашу өчен 10 гыйнвардан 15 апрельгә кадәр (шул көнне дә кертеп) zemteacher.apkpro.ru/ порталында тиешле вакансияләрнең берсенә гариза калдырырга кирәк. Татарстан Республикасында конкурс нигезендә сайлап алу 12 вакантлы вазифа буенча уздырыла, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Гаризаны Россия Федерациясе гражданнары булган һәм квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга туры килгән, урта һөнәри яисә югары белемле, 55 яшькә кадәрге (шул яшь тә керә) укытучылар тапшыра ала.
1 гыйнвардан «Авыл укытучысы» программасы «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектына керде. Биш ел эчендә безнең төбәккә илнең төрле төбәкләреннән 53 укытучы килгән.
Программа турында тулырак мәгълүмат, шул исәптән таләпләр һәм норматив актлар, Бөтенроссия мәгълүмати «Авыл укытучысы» порталында https://zemteacher.apkpro.ru/ һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган: https://mon.tatarstan.ru/programma-zemskiy-uchitel.htm
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар