25 март 2025 яңалыклары
-
Чайковский илһамландыра
Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, бөек рус композиторы Петр Ильич Чайковскийның тууына 185 ел тулу уңаеннан 25 марттан 15 апрельгә кадәр “Музыка һәр заман өчен” (»Музыка во все времена») дигән Бөтенроссия акциясе узачак.
-
Кече Шырданда – Насыйри Сабан туе
Каюм Насыйри 200 еллыгына багышланган чараларның иң зурысы олуг мәгърифәтченең туган авылы – Кече Шырданда узачак. 12 июльдә Насыйри туган авылында Насыйри Сабан туе бәйрәме оештырыла, нәкъ менә бу көнне фикер иясенең юбилеен да зурлап билгеләп үтәргә җыеналар.
-
“Мәгариф ритмында”: укытучылар өчен яңа алымнар
2 апрельдә Казанда укытучылар өчен бушлай мастер-класслар белән “Мәгариф ритмында” марафоны узачак.
-
Казанда балалар бакчаларына бүлү башланды
Казанда 1 апрельдән балаларны балалар бакчаларына бүлү башлана. Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итүенчә, быел мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре 16 563 сабыйны кабул итәргә әзер. Шул ук вакытта теркәлү чиратында 14 015 кечкенә казанлы исәпләнә, ә 2,5 мең ата-ана үз балаларын башка балалар бакчаларына күчерергә тели.
-
Казан яшьләре театр серләренә төшенәчәк
Казанның үсмерләр клубларында һәм яшьләр үзәкләрендә бу атнада берничә бушлай дәрес узачак. Бөтендөнья театр көне алдыннан балалар өчен этюдлар ясау һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырыла.
-
«Авыл укытучысы» («Земский учитель») программасына гаризалар кабул ителә
Биш ел эчендә безнең төбәккә илнең төрле төбәкләреннән 53 укытучы килгән.