Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда балалар бакчаларына бүлү башланды

Казанда 1 апрельдән балаларны балалар бакчаларына бүлү башлана. Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итүенчә, быел мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре 16 563 сабыйны кабул итәргә әзер. Шул ук вакытта теркәлү чиратында 14 015 кечкенә казанлы исәпләнә, ә 2,5 мең ата-ана үз балаларын башка балалар бакчаларына күчерергә тели.

Ирек Ризванов искәртүенчә, Татарстанда инде 14 ел дәвамында “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган системасы уңышлы эшли, ул урыннарны чират буенча гадел бүлүне тәэмин итә. Ата-аналар баланың сайланган балалар бакчасына юллама турындагы хәбәрне дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта алачак. Шуңа бәйле рәвештә, комплектлау чорында гариза статусын даими рәвештә тикшереп тору мөһим.

Әгәр 15 апрельгә кадәр балалар бакчасына юллама килмәсә, ата-аналарга +7(843)223-22-10 һәм +7(843)223-23-80 телефоннары буенча бердәм кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Шулай ук шәхсән район мәгариф бүлегенә килергә мөмкин, анда белгечләр бала өчен тиешле учреждение сайларга ярдәм итәчәк. Кайнар линия телефоннары мәгариф учреждениеләренең рәсми сайтларында (edu.tatar.ru) һәм Казан мәгарифе социаль челтәрләрендә урнаштырылган.

Мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары урыннар чикле булу сәбәпле, теләгән һәркемне кабул итә алмый. Әлеге мәсьәләне йомшарту өчен, 2024 елның июленнән башлап ата-аналар балаларын вакытлыча, теләгән учреждениегә чират җиткәнчегә кадәр, буш урыннар булган балалар бакчасына урнаштыра алачак.

Фото: Денис Гордийко

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ