Логотип Магариф уку
Цитата:

Чайковский илһамландыра

Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, бөек рус композиторы Петр Ильич Чайковскийның тууына 185 ел тулу уңаеннан 25 марттан 15 апрельгә кадәр “Музыка һәр заман өчен” (»Музыка во все времена») дигән Бөтенроссия акциясе узачак.

Илнең барлык мәктәп укучылары музыка, бию һәм сынлы сәнгать өлкәсендә үз сәләтләрен күрсәтеп, иҗади конкурста катнаша алачак.

Балаларга бер яки берничә номинациядә эш әзерләргә кирәк булачак: инструменталь иҗат, вокал, хореография һәм сынлы сәнгать. Гаризалар Культурадляшкольников.РФ порталындагы шәхси кабинет аша кабул ителә.

Россиянең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган жюри иң яхшы 100 эшне сайлап алачак – алар проектның сайтында басылып чыгачак.

Чайковскийның “Щелкунчик”, «Аккош күле» һәм «Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица») кебек әсәрләре бөтен дөньяга танылган чын шедеврлар булып тора. Әлеге акциядә катнашу балаларга үз күзаллауларын киңәйтергә, рухи дөньясын баетырга һәм Россиянең мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ