Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф ритмында”: укытучылар өчен яңа алымнар

2 апрельдә Казанда укытучылар өчен бушлай мастер-класслар белән “Мәгариф ритмында” марафоны узачак.

15:00: Aurora gymnasium креатив фикерләү мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары Юлия Мельникова укырга теләмәгәннәр өчен дә дәресләрне ничек кызыклы итәргә икәнлеген сөйләячәк. 

15:30: креатив фикерләү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илназ Әхмәтҗанов SCAMPER ысулы тарих дәресләрендә креативлыкны үстерергә һәм билгеләрне ничек күтәрергә булыша алуын аңлатачак.

16:00: башлангыч сыйныфлар укытучысы Екатерина Нос ничек итеп кече яшьтәге укучыларны рәсемнәр ярдәмендә күңелле һәм кызыклы итеп иншалар язарга  өйрәтергә икәнлеге белән уртаклашачак. Барлык мастер-класслар Бауман урамы, 62/9 адресы буенча узачак, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ