Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы – 2025» конкурсы җиңүчеләре

21 мартта Казанда 33 нче тапкыр Бөтенроссия «Ел укытучысы – 2025» конкурсының республика этабын йомгаклау тантанасы узды.

Татарстанда «Ел укытучысы – 2025» титулына Чаллыдан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Ерофеева ия булды. Лениногорск шәһәреннән Виктория Цыганова «Ел тәрбиячесе – 2025» исемен алды. Менделеев каласыннан Айгөл Корбанова «Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе – 2025» номинациясендә уңышка иреште. Казаннан Айсылу Мөхәммәтова (Татарстанда), Свердловскидан Светлана Ахунова (Россия төбәкләре арасында) «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» булып танылды. Бөгелмәдән математика укытучысы Илгиз Габдрахманов «Педагог дебюты» номинациясендә җиңде.

Зона ярышлары Кукмара, Питрәч, Тәтеш, Нурлат, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Казан мәктәпләре, балалар бакчалары базасында оештырылды. Конкурсның соңгы турында  139  педагог катнашты.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Сөмбел һәм Идел Кыямовлар: «Бер фикердә»

Журналист, алып баручы, нәфис сүз остасы Идел Кыямовка Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелде. Бу хактагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Сөмбел һәм Идел Кыямовлар: «Бер фикердә»

«Гаилә һәм мәктәп» журналының 2025 елгы февраль саны тышлыгын Идел  һәм Сөмбел Кыямовлар гаиләсе бизәп тора. Биредә басылган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Журналның 2014 елның июнь санында танылган журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар гаилә ныклыгын саклау, улларын чын ирләр итеп тәрбияләү серләре турында сөйләгән булган. Тәрбия җимешләре белән горурланыр чор килде: бүген исә Кыямовлар дигәндә, татар журналистикасы һәм сәнгате күгендә Идел һәм Ихтыяр исемнәре дә кабынды. Ун елдан соң кабат әлеге гаиләнең ишеген шакыйбыз. Бүгенге геройларыбыз – нәселнең дәвамчысы бәләкәй Ихсанны тәрбияләүче Сөмбел һәм Идел Кыямовлар. 

Җыр таныштыра

Телевидениедә үзенең тышкы кыяфәте белән дә, тавыш тембры һәм профессиональлеге белән дә аерылып торучы журналист, республиканың иң затлы чараларының алып баручысы Идел Кыямов белән укучыларыбызны таныштырып тору да артыктыр. Тырышлык, кыюлык һәм үҗәтләнә-үҗәтләнә үз максатыңа бару – менә нәрсә ята әлеге популярлыкның нигезендә.

«Татар егете» бәйгесе, мода театры тәҗрибәсе бушка китми егетнең, аны сәхнә үзенә тарта. Артист һәм журналист буларак алган белеме дә – әйтерсең ике канаты. Бер генә эшкә дә җиңел уйлап тотынмый ул. Төплелек – монысы әтисе мәктәбе. 

– «Татар егете»ндә Ркаил Зәйдулланың 14 яшендә язган «Татар булып калыйк» дигән шигыре белән җиңеп чыктым. Мине әти әзерләде. Шигырь сөйләү генә дияргә мөмкин югыйсә. Юк шул! Актёр кеше бит ул ни сөйләгәнен аңларга, аны йөрәге аша үткәрергә тиеш. Иң элек шигырьнең эчтәлеге турында сөйләштек: Явыз Иванның Казанны яулавын, күпме кешенең, милләтемнең михнәт чигүен әйбәтләп аңлатканнар иде. Актёр бит ул кешенең хисләре белән уйный, күңел кылларын тибрәтә. Үз йөрәгең аша узса гына, хисләреңне тамашачы күңеленә җиткерергә хакың бар. 

Татар сәнгатендә кайнаган Иделнең булачак хатынын да сәхнәдә очратуы гаҗәп түгел. Сөмбел – халыкара конкурсларда җиңү яулаган җырчы, Казан консерваториясендә мөгаллимә. Камиллек һәм осталык өлгесе дип санаган остазы Зилә Сөнгатуллина шәкерте булуы гына да аның профессиональлек дәрәҗәсенә ишарәдер. «Безнең җыр», «Калеб» кебек җыр сәнгатен үстерү лабораторияләрендәге тәҗрибәсе исә иҗатын яңа төсмерләр белән бизәп җибәрә. Сүз уңаеннан нәкъ менә «Калеб» проекты һәм моң таныштыра аларны Идел белән. 

– «Ишек» музыкаль-шигъри спектакле өчен язылган «Югалма» (Луиза Янсуар сүзләре, Миләүшә Хәйруллина музыкасы) җырын башкардым. Мин – укуга чумган студент, тәүге иҗади адымнарымны ясаган чагым. Җыр дөньясында гына яшим. Чарага шигырь сөйләүче буларак чакырылган Идел репетициядә әлеге җырны башкаруымны ишетеп, мине ошатып калган. Спектакльдән соң танышып, аралаша башладык, ике елдан гаилә кордык. 

 

«Баштан сыйпау миллиметрлап кына»

«24 яшьтә өйләнеп куйдым, шуның белән оттым да, – ди Идел. –Утызларны узып өйләнсәң, минем хатын тегенди булсын, мондый булсын, дигән меркантиль уйлар туадыр ул. Яшь чакта исә күңел белән сайлап, гашыйк булып өйләнәсең».

Ихласлык гадилектән башлана, диләр. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясау да гап-гади була. Уртак эшләр белән бергәләп машинада барганда, сүз арасында  Идел: «Безгә өйләнешергә кирәктер инде», – дип әйтеп куя. Сөмбелнең җавабы да көттерми: «Әйе шул», – ди. 

– Үземнең кешем икәнен беренче күрүдә үк аңладым, – дип елмая Сөмбел, хәлиткеч «әйе шул»ын искә төшереп. – Без гел бертуктаусыз сөйләшә идек, беребез җөмләне башлый, икенчебез аны тәмамлап куя. Бер фикердә булуыбыз – бүген дә мөнәсәбәтләребезнең нигезе. Өйдәге җылы мохит, иремнең кәефе әйбәт булуы, бер-береңне илһамландыру, көндәлек тормыштагы күңелле ваклыклар – минем өчен үзе бер романтика ул. 

Кыямовларда хатын-кызны хөрмәтләү никадәр зур булмасын, ир шәхесе, ир сүзеннән өстен нәрсә юк. «Хатын-кызны башыннан сыйпау миллиметрлап кына, – дип елмая Идел, хатынына күз кысып. – Иртәнге ашка  ни пешерим, дип һаман сорап кына тора. Ни пешердем – шуны аша, дию юк. Хатыны ирен иртән торып, ашатып-эчертеп эшенә озатмый икән, шунда аның мәхәббәте бетә дип сөйлиләр вәгазьдә. Ир дә яңа үрләр яуларга дип чыгып китә, хатын-кызга да мәхәббәтле карыйсың».

Яшь гаиләнең тормышына ямь өстәп, дөньяга аваз салган уллары Ихсанга җәй көне 5 яшь тула. Тирән мәгънәле исемне әтисе сайлый. Мәктәптә укыганда, кайсыдыр әсәрдә Ихсан исеме очрап, күңеленә кереп кала Иделнең. Шул чакта ук: «Улым туса, бу исемне кушам», – дип, күңеленә салып куйган була ул. 

Ихсан туган ел пандемиягә туры килә. Консерваториядә укучы кытай студентлары Россиягә килә алмый, дәресләр онлайн оештырыла. «Ихсан бәхетенә», – дип көлеп өстәп куя әнисе, дәресне улы белән бергәләп укыта алар. Хәзер кытай студентлары еш кына Ихсанны да карарга булыша, калдырып торыр кеше булмаганда, аларга мөрәҗәгать итәләр. Шук малай үзе бик тә ярата аларны, әле менә бушлай гына кытай телен дә үзләштереп куймасмы, дип көлешә әти-әниләре.

Татар балалар бакчасына йөрүче бәләкәй егет карате, футбол, рәсем, ритмика түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Шөгыльләре күплегенең сәбәбе, бер яктан, үзенең теләге, чиксез энергияле, шук холыклы сабыйлыгы булса, икенче яктан, әти-әнисенең тыгыз эш графигы белән бәйле. Түгәрәкләрнең бакчада булуы да бик җайлы яшь гаилә өчен, күпләр кебек шәһәр буйлап йөртү мәшәкате юк. 

«Безнең балага игътибар җитеп бетмидер инде, – ди әтисе. – Үзебез дә, әби-бабайлары да яшь. Һәркайсыбыз да иҗат кешесе, эшебез энергия белән бәйле бит. Тамашачыга энергия биреп кайткач, минем «перезагрузка» авыр бара. Укытучыбыз мәрхүм Әмир Камалиев гел әйтә иде, спектакльдән соң артист кеше кайтып бер сәгать ятып торырга тиеш, дип. Минем очракта да шулай». 

 Бала тапканнан соң, Татар китабы йортында узган концертта чыгыш ясаганын һич онытмый Сөмбел. Инде ике айлык чагында ук Ихсан сәхнә артында көтә аны. Тәпи киткәнче туйларга да, чараларга да ияртеп йөриләр. 

Сәхнә арты белән тууга таныш булуына карамастан, бик кызык гадәте була бәләкәчнең. 

– Элек мин җырлый башлауга, бар йөзен җимереп елый башлый иде ул, – дип искә ала әнисе. – Әле йөри башлагач та, җырлама дип, авызны килеп томалый иде. Шуңа бишек җырлары турында сүз дә булмады. Казанның Зур концертлар залында ел да балаларга тамашалар әзерлибез бит. Узган ел Ихсанны да алып килгән идек. Мин җырлый башлауга кычкырып елый башлавын сәхнәдән ишетеп тордым, Идел залдан алып чыгып китте. Быел, ниһаять, Яңа ел тамашасын беренче тапкыр бер сәгать буена селкенми дә карап утырды. Хәзер инде минем җырлавыма да каршы түгел. 

Бишек җырларын китаплар алмаштыра бу гаиләдә. Йоклар алдыннан гел әкият яисә энциклопедия укыйлар. 

Солдат язмалары

Идел көндәлекләр алып бара. «Мин тууга әти-әниләр яза башлаган булган, 10 яшьләр чамасында үзем дәвам иттем, – ди ул. – Барысы да гаиләдән килә. Әти бүгенге көнгә кадәр яза көндәлекләрен. Төбәкче буларак аның әһәмиятен ул аеруча аңлый һәм авыл тарихларын язуда гаиләбез белән катнашып, үзебез дә инандык. 

Күптән түгел энесе Ихтыяр көндәлекләрне электрон форматка күчерә башларга кирәк дигән фикерен әйтә. Ихтыяр Кыямов КФУ даирәсенә студент булганчы ук таныш иде инде. Татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңгән егетнең татар журналистикасының өметле дәвамчысы булуында остазларының да шиге юк. Ихтыярның фикерен гаиләсе хуплап күтәреп ала. Абыйсы җиң сызганып эшкә дә тотына. 

– Армиядә дә көндәлек алып бардым. Теркәр вакыйгалар, фикерләр шактый иде. Калининградта диңгез пехотасында хезмәт иттем. Мәскәүдә Кызыл мәйданда да чыгыш ясарга насыйп булды. Шуңа әзерлек вакытында безнең рухи үсешне дә кайгырттылар булса кирәк, замполитлар Мәскәү театрларына да алып чыгалар иде. Театр училищесын тәмамлаган кеше буларак та, шул чактагы кысалар эчендәге гади солдат күзлегеннән караганда да, миңа сәнгатьнең көче бөтенләй башкача йогынты ясаган иде. Тагын бер момент. Казармада көн дә иртән зур телевизордан Максим Шәрәфетдинов яңалыклар укый. Шунда да уйлап куя идем, мин бит монда булырга тиешле кеше түгел, минем урыным дикторлыкта дип. Югыйсә үзем теләп килсәм дә, сайлаган һөнәремнең үземнеке икәненә тагын да ныграк инанырга бер сәбәп булган инде ул. Актёрлык ягыннан да үсү өчен бер мәктәп булды армия. Иңдәге погоннардагы йолдызларны аңлау, мылтыкны дөрес тота белү дә кирәк бит актёр кешегә. Фильмнарда дөреслеккә тәңгәл килмәгән кадрларны еш күрәбез. Теләсә кайсы эшчәнлектә күзаллау киңәйтергә кирәк. Калининград өлкәсендә хезмәт итүемә дә бик шатмын. Балтийск дигән шәһәрдә базабыз иде. Өстәвенә апрель-майда Мәскәүдә парадта катнаштык. Полигонда да яшәдек, кырда да хезмәт иттек, хәтта ике айга сугышчан походка да корабль белән чыгып кергән идек. Без яшәгән казармалар да XIX–XX гасырныкы иде, анда да бөтенләй башка рух хөкем сөрә. Көндәлегемә бу якларны яңадан туганнар белән бергә барып күрергә иде дип язып куйганмын, быел шушы хыялны тормышка ашырырга дип торам.

 

1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданнан парад булып сугышчылар туп-туры яу кырына киткән. Шунда катнашучылар арасында минем бабайның әтисе Кыяметдин дә булган. Нәкъ 75 елдан соң – 2016 елның 9 Маенда – бабайның оныгының улы – Балтыйк диңгезе флотының гвардия матросы Идел Кыямов Җиңү парадында Кыям бабасы узган эздән горур рәвештә җиңүчеләр сафында атлап үтте! 

–Парадта тантаналы итеп сөйләүче диктор тавышын тыңларга ярата идем, каз тәннәре чыга бит. Мәскәүдә аның тавышына марш атлау үзе бер горурлык булды. Үземнең дә шул дәрәҗәгә ирешү теләге туган иде шул чакта. Хыялым амин чакта туры килгән, күрәмсең, 2021 елдан Казандагы парадны мин алып бара башладым. 

Бар хыяллар шулай тормышка ашсын өчен, ничек итеп теләргә кирәк икән ул, дим. «Хыялыңа чабарга кирәк, чаба алмасаң, атлап барырга кирәк, атлый алмасаң, шуышып бар, шуыша алмасаң, максатыңа таба карап ят», – дип яраткан цитатасы белән җавап бирә Идел. Тагын да кызыклырак фикерләрне Ватанны саклаучылар елында «Солдат көндәлекләре»ннән укырга язсын.

Гаилә утырышлары

Кыямовларда традициягә әверелгән гаилә советы, Идел үз оясын корып чыгып киткәч тә, һаман шулай җыеламы икән, дип кызыксынабыз. Мессенджерларда гаилә төркеме 24/7 режимында эшли. Ә һәр атна җомга-якшәмбе көннәрендә барысы җыелышып, Яшел Үзән районындагы өйләренә кайталар. «Анда инде өч көнлек утырышлар», – дип шаярта алар. Һәркемнең иҗатында, эшендә булган вакыйгаларны, яңалыкларны уртага салып сөйләшәләр. Гаиләнең йодрык кебек бердәм булуында да, бер-береңне шәхес буларак үстерүдә дә әлеге сөйләшүләрнең роле бәһасез.

Гаиләдәге өч ирне көйләгән Мөршидә ханымның уллары җәннәт әниләрнең аяк астында дигәнне сеңдереп үскән. Монда ире Илдарның шәхси үрнәге дә, дин вә йолаларны зурлаган тәрбиянең дә роле юк түгел. Киленнәре Сөмбелне дә шундук кабул итәләр, хәер, үзен сынап караган минутларны ул үзе сизми кала. Авылда кечкенәдән әнисе янында әвәрә килеп, бар эшнең рәтенә өйрәнеп үскән кызны каенанасы мактап кына тора. Ял көннәрендә аш бүлмәсендә гел бергә кайнашалар. 

– Әнидә кайчакта үземнең холкымны күрәм, шуңа аңлашабыз. Ул бик зирәк хатын, аңардан күп нәрсәгә өйрәнәм. Үз-үземә ышанырга өйрәтә ул. Эшеңне эшләү генә аз, аны күрсәтә дә белергә кирәк, ди. 

Киявен туган көне белән котларга исә иң элек бабае (Сөмбелнең әтисе)  килеп җитә. «Бабай – әфганчы, мировой ир-ат», – ди Идел. Быел авылдагы мунчаларын төзегәндә, атна буе икесе бергәләп эшләгәч, бөтенләй якынаеп, бер-берсенә башка яктан ачылып китә алар. Мөршидә ханым: «Кода киткәч, бабай-бабай дип кенә тора бу», – дип шаяртып та куя. 

– Сөмбелнең әти-әнисенә хатыным өчен бик рәхмәтлемен. Никахта мулла сораган иде, Сөмбелне бәхетле итәргә сүз бирәсеңме, дип. Мин авыз тутырып шундый вәгъдә биргәч, сүземдә торырга тырышам. Һәр гамәлем гаиләм бәхетле булсын өчен эшләнә, – ди гаилә башлыгы. 

Фотолар шәхси архивтан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ