Логотип Магариф уку
Цитата:

Талпан, елан һәм тычкан

Җәй кояшлы көннәр, җиләкле аланнар, мул җимешле бакчалар гына түгел. Бу ел фасылында һәркемне сагайтырлык нәрсәләр бар. Ул да булса – елан, талпан һәм тычкан. Белгечләр бу хайваннар аркылы йогарга мөмкин чирләр турында кисәтә.

Елан агуы

Алия НАСЫЙБУЛЛИНА,

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче  шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агулану бүлеге мөдире:

– Елан тешләү билгеләре аның тәннең кайсы өлешен зарарлавына бәйле. Әгәр агулы елан кешенең аягын тешләсә, бу очракта ул тиз шешәчәк, гиперемия күренеше барлыкка килә, ягъни ул урын кайнар була. Елан тешләгән урында ике теш урынын эзләмәгез, гадәттә алар тартыла һәм күзгә күренми, әмма еш кына бер тишек булырга мөмкин. Елан үзенә куркыныч янаганда гына һөҗүм итә. Шуңа да табигатьтә булганда, шулай ук зиратта, бакчада, паркларда  бик игътибарлы булырга кирәк. Бакчада эшләгәндә кулларны саклагыз.

БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ. Тешләнгән урынны чиста чүпрәк яки салфетка белән эшкәртергә була. Бу вакытта даими су эчү мәҗбүри. Әлеге чара шешүне киметү һәм кан басымы түбәнәймәсен өчен кирәк. Соңгысы – кеше гомеренә куркыныч яный дигән сүз. Елан тешләгән урынны мөмкин кадәр тынычлыкта тоту, селкетмәү мөһим, юкса шешү артачак кына. Беренче ярдәм алу белән тиз арада якындагы медицина пунктына мөрәҗәгать итегез яки ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Елан агуы ‒ башка хайваннарныкы кебек үк биологик агу, ул көчле аллергия барлыкка китерә торган аксымнан тора. Кайбер кешеләр елан тешләгән урынны кисеп, агуын суырып чыгарырга була дип исәпли. Әмма бездә иң еш тешли торган елан – кара еланның агуы кеше организмына кан юллары аша түгел, лимфалардан үтеп керә. Шуңа аны суырып чыгару нәтиҗә бирми, бу вакыт уздыру гына. Әлеге елан агуы кешенең нерв системасын параличламый, ягъни тешләгәннән соң ярдәм күрсәтү өчен вакыт бар, әмма ул 2–3 сәгатьтән артмый. Эссе һава торышында, шешү көчәю сәбәпле, бу вакыт кыскарырга да мөмкин.

 

Нишләргә ярамый? 

! Җәрәхәт урынына жгут салырга.

! Мөстәкыйль рәвештә елан агуына каршы препаратлар кулланырга.

! Тешләгән урынны кисәргә, аңа салкын әйбер куярга.

! Алкоголь эчемлекләр кулланырга.

 

ГМ-КИҢӘШ

Еланнан саклану өчен:

* Урманга, елан булу ихтималы булган урынга барганда, ябык аяк киеме һәм озын чалбар киегез.

* Куе, озын чирәмле урыннарны читләтеп үтәргә тырышыгыз яки сукмакны таяк белән чистартып барыгыз.

* Кискен хәрәкәтләрдән сакланыгыз. Еланга очрасагыз, акрын гына артка чигенегез, тавышланмагыз.

* Тәүлекнең караңгы вакытында аеруча сак булырга кирәк, күпчелек еланнар төнлә аеруча актив.

* Үзегез белән су һәм кечкенә аптечка йөртегез.

      

Тычкан бизгәге

Дмитрий ЛОПУШОВ,

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, КДМУның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты:

– Тычкан бизгәге, ягъни бөер синдромлы геморрагик бизгәк –  ялкынсынулы вируслы авыру. Әлеге чирне йоктыручыда бизгәк, гомуми интоксикация билгеләре, геморрагик синдром һәм нефрозонефрит рәвешендә бөерләрнең зарарлануы күзәтелә. Аның бик күп атамалары бар, тычкан бизгәге – шуларның берсе. Әлеге чирне таратучылар, нигездә, кимерүчеләр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: тычкан бизгәген эләктергән кеше башкалар өчен куркыныч тудырмый. Тычкан бизгәге һава, тузан аша үпкәгә эләгә, аннары канга китә. Шулай ук кулны юмыйча ашау, бакчадан юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш өзеп кабу, авыру таратучы җәнлекләргә кагылу, ризыкны кимерүчеләр үтеп керә ала торган урында калдыру да әлеге авыруга сәбәпче булырга мөмкин.

Авыру билгеләре тычкан бизгәген йоктырганнан соң, 10–14 көн үткәч барлыкка килә. Югары температура (39–41°С), интоксикация: күңел болгану, косу, хәлсезлек, артык салмаклык күзәтелә, йокы бозыла, анорексия башланырга мөмкин. Авыручы шулай ук көчле баш авыртуына, аяк-кул буыннарының, тәннең сызлануына, күз алмасын йөрткәндә авыртуга зарланырга мөмкин, күз алдында «челтәр» барлыкка килүен билгеләп үтә. Еш кына кеше бөер тирәсендә авырту тоя. 2–3 көннәрдә авыз кушлыгының өске йомшак өлешендә геморрагик энантема, 3–4 көннәрдә күкрәк өлешендә, муенда, биттә һәм култык астында петехиаль тимгелләр чыга. Алар буй-буй, камчы белән сукканнан соң кала торган эзләргә охшаш. Тән тиресендә эре кан сауган урыннар барлыкка килә. Нәтиҗәдә борын, аналык, ашказанында кан китүләр булырга, ә бу исә үлемгә китерергә мөмкин. Алга таба бөерләр зарарлана, кече йомыш сирәгәя. Авыруның беренче билгеләре күзәтелү белән кичекмәстән табибка барырга кирәк.

 

Ничек сакланырга?

* Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, ашар алдыннан кулларны юыгыз.         

* Ризыкларны кимерүчеләр керә алмаслык савытларга саклагыз. Табигатькә чыкканда, ашамлыклар салынган савытларны ачык тотмагыз. Аларны 1,5–2 метр биеклеккә куегыз.

*Ачык урыннардан алынган суны кайнатып эчегез.

* Кимерүче хайваннарга (үлгән булса да) яланкул белән тимәгез.

* Йортка яки корылмага кимерүчеләр кермәслек шартлар тудырыгыз. Торак йорт, бакча шартларында рөхсәт ителгән капкыннар һәм башка чаралар кулланырга мөмкин.

* Озак вакыт буш торган бүлмәләрне җилләтегез.

* Урын-җирне һәм башка предметларны кояшта киптерегез. Кояш нурлары вирусларны үтерә.  

          * Йорт эчен хлорлы сыекча кушылган су белән юып чыгарыгыз, табак-савытны кайнар су һәм дезинфекция чаралары белән чистартыгыз һәм кайнатыгыз.

          Йорт эчен җыештырганда кулларга перчатка кияргә, борын һәм авызны дүрт катлы марля бәйләвече белән капларга кирәк. Аларны соңыннан яксаң хәерлерәк. Каралтыгызда чүп өеп яткырмагыз, тычкан ояларлык мохит тудырмагыз. Табигатьтә ял итәргә яратучыларга кояшлы ачык аланнарны сайларга кирәк, ылыслы урманнарда туктап алырга була.

 

САН

2025 елда тычкан бизгәген йоктырган 541 кеше теркәлгән. Агымдагы елның дүрт аенда 60 кеше йоктырган. Узган ел бу вакыт аралыгында 70 очрак теркәлгән булган.

 

Талпан һөҗүме

Бездә талпаннар активлыгы елга ике тапкыр: май-июнь айларында һәм көзгә таба ‒ август ахыры, сентябрь башында күзәтелә. Җәй уртасында, июльдә, аларның активлыгы кими. Быел талпан сезоны 25 мартта ук башланды, бу көнне беренче талпан кадалу очрагы теркәлгән. Талпаннар, гадәттә, яшеллек арасында, чирәмдә, буе 50 сантиметрга кадәр җиткән куакларда, караңгырак урыннарда яши. Әмма кояшлы, һава температурасы 20 градустан югары булган урыннардан качалар. Шуңа күрә талпаннар актив булган чорда табигатькә чыкканда чирәмле урыннарга ятарга яки утырырга кирәкми. Өс киеме ачык төстә, озын җиңле, озын балаклы, калынрак булырга тиеш. Башны яулык яки капюшон белән каплау хәерле. Талпаннан саклану өчен махсус репеллентлы һәм инсектоакарицидлы препаратлар кулланырга була. Өйгә кайткач, тәннең йомшак урыннарын карап чыгарга кирәк.

 

ТАЛПАН КАДАЛСА

          Иң яхшысы ‒  талпанны алу өчен медицина оешмасына бару. Әгәр мондый мөмкинлек булмаса, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга туры килсә, аны сак кына чыгарыгыз. Тартырга, изәргә ярамый. Алынган талпанны савытка салып, лицензияле лабораториягә алып барырга кирәк. Анда аны талпанлы вируслы энцефалит, талпан боррелиозы, анаплазмоз һәм эрлихиоз яки туляремия кебек йогышлы авыру чыганагы түгелме икәнлеген тикшерәчәкләр. Талпан алда санап үтелгән чирләрнең берсен генә йөртсә дә, авыру билгеләре талпан һөҗүменнән соң 2–3 көн эчендә барлыкка килергә мөмкин, әмма табиблар 21 көн эчендә үз сәламәтлегеңә карата игътибарлы булырга киңәш итә. Температура күтәрелү, баш һәм тән авыртуы, талпан кадалган урынның кызаруы (эритема)  шул хакта сөйли.

 

ГМ-ИНФО

Агымдагы елның 6 маена кадәр талпан кадалу очрагы белән республика медицина оешмаларына 750 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 165 е – балалар. Талпан инфекцияләре белән авыру очраклары теркәлмәгән. Узган ел бу вакыт аралыгында мөрәҗәгатьләрнең саны 2192 булган.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ