8 июнь көнне 11 нче сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшыра
8 июнь көнне 11 нче сыйныф укучылары математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
Профильле яки база дәрәҗәсендәге математикадан БДИ – урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри сынау. Профиль дәрәҗәсендәге математикадан аттестат алу өчен минималь бусага 27 балл тәшкил итә, база дәрәҗәсендәге математикадан – «3» билгесе.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, профиль дәрәҗәсендәге математикадан 9597 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырса, ә база дәрәҗәсендәге математикадан – 6708 ( Шул исәптән 199 сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар да.)
Барлыгы 100 БДИ уздыру пункты оештырылган: шуларның 86 сы гомуми белем бирү оешмалары базасында һәм 14 е өйдә.
БДИ үткәрү эшендә 4984 педагогик хезмәткәр катнашыр дип көтелә. Аудиторияләрдә онлайн-видеокүзәтү оештырылачак.
Математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханында (ГВЭ) агымдагы елның 162 чыгарылыш укучысы катнаша. Алар өчен 41 имтихан үткәрү пункты оештырылган, аудиторияләрдә офлайн видеокүзәтү алып барылачак. Биредә 347 педагогик хезмәткәр катнашыр дип көтелә.
Имтихан 10:00 дә башлана.
Профиль дәрәҗәсендәге математикадан БДИ дәвамлылыгы – 3 сәгать 55 минут, база дәрәҗәсендәге математикадан – 3 сәгать.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен профиль дәрәҗәсендәге математикадан БДИ дәвамлылыгы 5 сәгать 25 минут, база дәрәҗәсендәге математикадан 4 сәгать 30 минут тәшкил итә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар