Татарстанда алдынгы инженерлык мәктәпләренә 550 млн сумлык грант юнәлдереләчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елга «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» грантын гамәлгә куйды. Тиешле указ республиканың хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Документ нигезендә, грант түләүгә бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме 550 млн сум тәшкил итәчәк.
2026 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ һәм Әлмәт дәүләт технология университеты «Нефть югары мәктәбе» акчалата ярдәм алачак.
Грант «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты «Лидерлар буыны өчен университетлар» федераль проектының «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул Татарстанның әйдәп баручы югары белем бирү оешмалары базасында төзелгән алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.





Комментарийлар