Логотип Магариф уку
Цитата:

«УРАМ» экстрим-паркы идеяләр мәйданы

27 июньдә Яшьләр көне уңаеннан укучы һәм эшләүче яшьләр бер урынга – Казандагы «УРАМ» экстрим-паркына җыелачак. Очрашу «Хыял», «Горурлык», «Бердәмлек» шигаре астында уза.

«Яшьләр көне – бүгенге көндә Татарстан яшьләренең никадәр төрле, актив һәм мөстәкыйль булуын, аларның үсеше өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын күрсәтү  ул. Быелгы Яшьләр көне концепциясе – лозунг кына түгел,  һәр яшь кешенең шәхси тормыш маршруты: яңаны белү, үзенең кызыклы эшен табу, идеяләрне конкрет проектларга әверелдерүгә юл ачу.  Бу көнне бәйрәмгә килгән яшьләрнең мәгариф, спорт, иҗат, волонтерлык, эшмәкәрлек һәм иҗтимагый тормышта нинди мөмкинлекләр барлыгын күрүләре мөһим», – ди ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«УРАМ» экстрим-паркы  әлеге бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы булачак.  Анда мәгариф, иҗат, карьера үсеше, аралашу, яшьләр башлангычлары, спорт уеннары белән бәйле чаралар узачак, махсус мәйданчыклар эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ