Җәйге ял, имин бул!
Зарыгып көткән җәйге каникуллар җитте! Балалар ялы файдалы һәм имин булсын өчен мөһим киңәшләргә күз салыйк.
Юлларда бала иминлеге
Рушан ШАКИРОВ, Татарстан буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы урынбасары:
– Җәй җитү белән балаларга мототехника, питбайк, квадроцикл, мотоциклларда йөрү кагыйдәләрен искәртү мөһим. Бу техниканың берсе дә уенчык түгел, алар махсус әзерлек үткән йөртүчеләр өчен. Питбайк спорт инвентаре булып санала, ул тренировка мәйданчыклары һәм ябык трассаларда йөрүгә корылган. Питбайкларны автомобиль юлларында куллану катгый тыела, алар шәһәр урамнары иминлек стандартларына һәм техник таләпләренә туры килми. Квадроцикл һәм мопедта йөрү өчен махсус йөрү күнекмәләре һәм тиешле категориядә йөрү таныклыгы булу шарт.
ВРЕЗКА 2025 елда Татарстанда балалар катнашында 58 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 62 бала зыян күргән, ике бала үлгән. Агымдагы елның апреленә алынган саннар буенча, балалар 84 юл һәлакәтенә эләккән ОБНОВИТЬ. Материаллар балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләренә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә юлланган, хокук бозучыларның әти-әниләренә карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.35 маддәсе буенча («Балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләренең аларны карау һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү») административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук әти-әниләр РФ Җинаять кодексының 151.2 («Балигъ булмаганнарны тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү») һәм Административ хокук бозулар турында кодексының 12.7.3 («Транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган яисә мондый хокукыннан мәхрүм ителгән затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыру») маддәләре буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Бала иминлеген кайгыртуда янә бер мөһим нәрсә – юл. Автомобиль юлының куак, агач, койма, кар көрте, хәрәкәтсез торучы машиналар белән каплануы җәяүле бала өчен куркыныч тудыра. Бу – юл тозагы дип атала. Аның берничә төре бар:
* Ябык күренеш тозагы дип юлны, машиналарны башка киртәләр, мәсәлән, агач, койма каплавын атыйлар. Мондый урында юлны чыкканда як-якка игътибар белән карарга, хәрәкәт итүче машина булмавына инанырга кирәк.
* Игътибарны читкә юнәлтүче тозак – телефоннан сөйләшү, музыка тыңлау, юлдан кала башка нәрсәләргә игътибар юнәлтү.
* Транспорт туктап торган урында барлыкка килгән тозак. Тукталышлар – юлда иң куркыныч урыннарның берсе, балалар катнашында аварияләрнең шактые алар тирәсендә килеп чыга. Автобус, трамвай, троллейбусларны алдыннан да, артыннан да әйләнеп чыгарга ярамый, һичьюгы транспортның кузгалып китүен көтәргә кирәк, ә иң яхшысы – якындагы җәяүлеләр кичүе аша чыгу.
* Машина юлы буйлап хәрәкәт иткәндә, җәяүле транспортка каршы барырга тиеш. Инвалид коляскасы, мотоцикл, мопед, велосипедта йөрүчеләр транспорт юнәлешендә барырга тиеш.
* «Буш юл» тозагы – машиналар сирәк йөри торган урамнарда юлны чыкканда, бала як-ягына карап тормаска мөмкин. Балага кечкенәдән юлны карап чыгарга кирәклеген төшендерегез.
* Түбән тизлектә хәрәкәт итүче машина килгәнче чыгып өлгерәм дип чапкан балалар еш кына тәгәрмәч астына эләгергә мөмкин. Чөнки бала машинаның тизлеген чамаламый әле, еш кына артыннан килүче икенче машинаны исәптә тотмый. Баланы бу очрак турында кисәтү мөһим: машина үтеп киткәч, аның артыннан башка техника килмәсенә инангач кына юлны чыгарга мөмкин, дип өйрәтегез. Светофорның яшел уты януга юлга ашыкмаска кирәк, бүген күп кенә машина ияләре юл йөрү кагыйдәләренә салкын карый, яшел утка очып чыгучылар байтак. Балагызга кечкенәдән шушы гади кагыйдәләрне өйрәтегез, үзегез үрнәк булыгыз.
Җәйге сүзлек
Миләүшә СӘЛАХОВА,
Казан шәһәре 147 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле укытучы-логопеды
Бала җәй көне ял итсен, көч тупласын, ныгысын, әмма ел буена шөгыльләнеп ирешкән уңышлары югалмасын. Җәйге ялда баланың алган белем-күнекмәләрнең хәтерендә ныгытырга тырышыгыз. Куелган авазларның әйтелешенә игътибар итегез. Бала сүзләрдә авазларны бозып яки бөтенләй төшереп калдыра икән, тыныч кына, кимсетмичә төзәтеп җибәрегез. Уку елында өйрәнгән тизәйткечләрне, тел шомарткычларны искә төшерергә була. Авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә сүзле уеннар зур нәтиҗә бирә. Бу уеннарны өйдә генә түгел, урамда да, сәфәрдә дә, бакчада да, кибеткә барганда да уйнарга мөмкин. Мисалга, «Сүздә беренче аваз нинди?», «Сүзнең соңгы авазы нинди?», «Кайтаваз», «Сүзләр чылбыры» уеннарын уйнаганда туп та кулланырга мөмкин. Бу уеннар куелган авазларның дөрес әйтелешен яхшырта, балаларның сүзлек запасын баета. Җәен бала белән мөмкин кадәр күбрәк урамда, паркта булырга тырышыгыз, урманга походлар оештырыгыз, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтегез. Җәй – табигать күренешләре (яңгыр, яшен, салават күпере), үсемлекләр (агачлар, чәчәкләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр), кошлар, бөҗәкләр, хайван исемнәрен хәтердә калдыру өчен уңай чор. Сүз байлыгын активлаштыру өчен табигатьтә күңелле итеп уеннар оештырырга була. Мәсәлән, «Нинди?» (җәй, җиләк-җимешләр, яшелчәләр нинди? ), «Яфрак кайсы агачтан?», «Кайсы артык?» һ. б. Яңгырлы көннәрдә тыныч уеннар уйнарга була (лото, пазллар, мозаика). Бу вакытта карандаш, буяу, пластилин, кайчылы шөгыльләр ярап куяр. Бала рәсем ясасын, буясын, киссен, ябыштырсын. Болар барысы да вак кул чукларының хәрәкәтчәнлеген камилләштерүгә ярдәм итә. Ә вак кул чукларының хәрәкәтчәнлеге сөйләм үсешенә бик зур йогынты ясый. Балага җиңел эшләр кушарга мөмкин. Уеннан соң уенчыкларны тәртипкә китерергә, чәчәкләргә, яшелчәләргә су сибәргә, яшелчә һәм җиләк-җимеш җыярга булышуын сорагыз. Яхшы башкарган эше өчен мактарга онытмагыз. Хезмәт сөеп үскән бала мәктәптә дә яхшы укыр. Мөмкинлек булса, бала белән китапханәгә барыгыз, бергәләп уку өчен китаплар сайлагыз.
??
Җәйге тизәйткечләр:
Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
***
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.
***
Әрәмәдәге әрем әче.
***
Җылы җәйнең көннәрендә
Җәймә тау итәгендә
Җизни кызы Җәүһәрия
Җиләк җыя чиләгенә.
Аралашу чоры
Гүзәл ЯРУЛЛИНА,
Казан шәһәре Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 нче сыйныф җитәкчесе:
– Бүген балаларга җанлы аралашу җитми, алар күбрәк виртуаль киңлекләрдә. Җәй – аралашу даирәсен арттыру, дуслар табу өчен мөмкинлек. Бу максатта балаларны лагерьлар, ял йортларына җибәрергә була, мөстәкыйльлек тәрбияләү өчен дә яхшы алар. Еш кына балалар 6–8 нче сыйныф аралыгында аралашуны киметә, йомыла, серләрен яшерә башлый. Ә тугызынчы сыйныфта алар янә ачылып китәләр, яшьтәшләре белән дуслыклары ныгый. Шуңа балаларның җәйге ялы актив булсын дигән фикердә мин. Гаилә белән кая да булса сәяхәткә чыгарга тырышыгыз. Бу табигать, якын-тирәдәге истәлекле урыннар да булырга мөмкин. Бергә булганда бала үзара мөгамәләне тоя, оясындагы кыйммәтләрне күңеленә сала, гаилә традицияләрен истә калдырачак. Балагыз белән җәйге көннәргә планнер булдырсагыз да яхшы, бу әсбап балага ялын заяга уздырмаска ярдәм итәр. Минемчә, җәйге ялда иң яхшысы – китап уку. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: бүген балалар укырга ярата, әмма үзләренә кызык әдәбиятны гына. Еш кына аларның китапханәләре дә кесә телефонында. Әти-әниләргә киңәшем: балалар кызыксынып укый торган китапларны барлагыз, аларның басма вариантын өегездә булдырыгыз. Ә иң яхшысы: үзегез дә китап укырга вакыт табыгыз. Үзең китап укымаганда балага «укы» дип әйтү ‒ үзе үк мәзәк бит.
Китаплы каникул
Ильмира ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Арча районы Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:
Башлангыч сыйныфта укучы балаларга китап уку процессы кызыклы булсын өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:
1. Китапларны баланың кызыксынуларына карап сайлыгыз.
2. Уку өчен уңайлы мохит тудырыгыз.
3. Уку көндәлеге булдырыгыз (бу ут төшә торган кәнәфи, кеше күзеннән ерак шалаш яки палатка да була ала).
4. Мәдәният үзәкләре, китапханәләр уздырган чараларда катнашыгыз.
5. Гаилә белән китап уку көннәре, төрле чаралар уздырырга мөмкин. Әйтик, китаплы пикник, китап укучылар клубы, әсәрдәге яраткан героеңа хат язу, укыган китаплар буенча рәсем бәйгесе, квестлар оештырырга була.
Башлангыч сыйнфыта укучы балаларга шушы авторларны укырга киңәш итәм:
1 нче сыйныф укучылары өчен:
- Г. Тукай «Эш беткәч уйнарга ярый»
- Э. Шәрифуллина «Алтын балык»
- Р. Миңнуллин «Малайлар сөйләшә»
- М.Җәлил «Бер шигырь»
- И. Туктар «Урман букеты»
- Ф. Яруллин «Ике кеше»
2 нче сыйныф укучылары өчен:
- Н. Гыйматдинова «Сарбай»
- Ә. Исхак «Карт имән белән яшь егет»
- Р. Фәйзуллин «Ничек яхшы булырга»
- Йолдыз «Ике җаваплы табышмак»
- Г. Бәширов «Беренче кар»
- А. Алиш «Утлы йомырка»
3 нче сыйныф укучылары өчен:
- Ш. Галиев «Шәвәли китабы»
- «Батулла бабай әкиятләре»
- Д. Тәрҗеманов «Шуктуган»
- Д. Аппакова «Кечкенә Бануның тарихы»
- К. Насыйри «Төлке белән Әтәч», «Комсыз эт»
- Ш.Галиев: «Иншаның файдасы»
- Ф. Яруллин «Хәйләкәр куян», «Мактану бәласе»
- Ф. Хөсни: «Яфраклар коелганда»
4 нче сыйныф укучылары өчен:
- «Ак бүре» татар халык әкияте
- «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте
- «Зөһрә кыз» легендасы
- «Сак-Сок» бәете
- Г. Тукай «Пар ат», «Шүрәле», «Пар ат»«Туган җиремә»
- М. Гафури «Сарыкны кем ашаган?»
- Ш. Галиев «Һәркем әйтә дөресен»
- Ф. Яруллин «Сез иң гүзәл кеше икәнсез»
- Ф. Әмирхан «Ай өстендә Зөһрә кыз»
Балалар имгәнүе
Руслан Хәсәнов, ДРКБның 2 нче травматология бүлеге мөдире, штаттан тыш баш балалар травматолог-ортопеды:
– Һәр эш көнебез операция бүлмәсеннән башлана дип әйтсәм, ялган булмас. Төнге сменалар да шунда уза – тән җәрәхәтләре алган балалар бик күп килә. Аларның күбесе мотоцикл, шул исәптән питбайк, самокатлардан егылып төшеп зыян күргән. Быелның маена кадәр генә шундый 82 балага ярдәм күрсәтергә туры килде, узган ел алар 212 иде. 2025 елда Республика балалар хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлегенә төрле сәбәпләр аркасында тән җәрәхәтләре алган 17 161 пациент мөрәҗәгать иткән.
Балалар еш кына авырулардан түгел, ә бәхетсезлек очракларыннан зыян күрә. Төп сәбәпләр: балаларга тиешле игътибар бирмәү, баланың урамда һәм көнкүрештә иминлек кагыйдәләрен белмәве, бәхетсезлек очраклары булу.
4 яшькә кадәр сабыйлар дөньяны танып белергә өйрәнә, мөстәкыйль хәрәкәт итә башлый, бу чорда бәхетсезлек очраклары шуның белән бәйле. 5-10 яшьлек балалар шуклык яки саксызлык аркасында җәрәхәтләр алырга мөмкин. 11 яшь һәм аннан да зуррак балалар, активлык, лидер булырга омтылу сәбәпле, артык рисклы, ялгыш адымга бара.
Әти-әниләр колагына
1. Иң беренче чиратта, теге яки бу очрак булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белергә һәм иминлек кагыйдәләрен үтәүне үзеңнән башларга кирәк. Бала өчен үрнәк – әти-әни.
2. Балаларның ялы өчен имин шартлар тудырырга тырышыгыз, балалар олылар күзәтүе астында булырга тиеш.
3. Даими рәвештә урамда, юлда, транспортта, уен һәм спорт мәйданчыкларында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату, иминлек кагыйдәләрен өйрәтү мөһим.
4. Яшүсмер балаларга яшьтәшләре арасында булырга мөмкин тәртипсез балалар, олылар турында ассызыкларга, алар артыннан иярү очраклары һәм аяныч нәтиҗәләре турында ачыктан-ачык сөйләргә кирәк.
5. Балаларның олылар күзәтүеннән башка төзелеш объектларында, тыелган һәм сәнәгать зоналарында, транспорт күп йөри торган урыннарда, ачык сулыкларда йөрүен тыегыз.
Беренче ярдәм (ЖДУ)
Судагы иминлек
Денис Мокеев, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары – ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы:
– Җәйге ялда балалар катнашында күп аяныч очраклар балаларның олылар күзәтүеннән башка ачык сулыкларда коенуына бәйле. Узган ел гына шул сәбәпле 13тән 14 яшькә кадәр 4 бала батып үлгән, 4 бала коткарылган. Сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 44 619 балага судагы иминлек, коткару ысуллары турында 1831 дәрес үткәрелгән.
Айрат САДЫЙКОВ,
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары:
– Быел Россиядә янгында 147 бала һәлак булган. Бу – биш тулы сыйныф дигән сүз бу. Соңгы биш елда Татарстанда янгыннан 26 бала һәлак булган, 110ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Быел (18 майга кадәр) янгында бер баланың гомере өзелгән, биш бала имгәнгән. Әлеге үлем очрагы электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан. Апас районында әтисе белән яшәүче 14 яшьлек малай иртәнге биштә йортларында янгын чыгуын күрә. Бу хакта әбисенә шалтырата. Әби кеше башта бер улына, анысы икенче бертуганына хәбәр итә. Соңгысы гына «112» номерына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә вакыт уза, әти кеше дә, аның улы да һәлак булалар.
Балалар катнашында килеп чыккан янгын очракларының сәбәпләре:
1. Шуклык, ут белән уйнау. Агымдагы елның апрель аенда Әлмәт шәһәрендә 12 яшьлек малай, интернеттан күреп, күпфатирлы йортларының балконында шырпы кабыза һәм аны тиз ялкынсына торган сыекча салынган савыт эченә ташлый. Нәтиҗәдә, сыекча баланың тәненә сибелә, баланы җәрәхәтли.
2. Ризык әзерләгәндә саксызлык. Казанда яшәүче бала газ плитәсен кабызганда битен һәм муенын пешерә.
3. Чүп яндырганда саксызлык. Казанда 6 яшьлек бала ишегалдында учак якмакчы булып, махсус сыекча куллана. Нәтиҗәдә ул чәчри һәм баланың өс киеме яна башлый.
4. Электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Лаеш районында янгын вакытында бер бала 14 яшьлек бала песи баласын эзләп бүлмәсендә кала, нәтиҗәдә, сөрем газы белән агулана.
Янгын вакытында:
* Ялкынны күрүгә яки төтен исен сизүгә, кичекмәстән, торактан чыгып китәргә, күршеләргә янгын турында хәбәр итәргә кирәк.
* Яна торган йортта кыйммәтле әйберләр, документлар калса да, кире керергә ярамый.
* Күпфатирлы биек йортларда янгын чыкса, лифтны куллану тыела, бары тик баскычтан төшәргә кирәк.
* Төтен ялкыннан куркынычрак. Мондый урында авыз һәм борынны дымлы чүпрәк белән капларга, идәнгә ятарга һәм чыгу юлына таба шуышырга кирәк. Аста төтен азрак җыела.
* Имин урында калуга, янгын турында «101» яки «112» номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк.
* Әгәр ялкын ишеккә таба чыгу юлын капласа, балконга чыгарга яки тәрәзә янында торырга, урамнан узып баручыларның игътибарын җәлеп итәргә кирәк.
* Балаларга янгын вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре турында тәфсилләп сөйләгез, теге яки бу очракны тасвирлап күрсәтегез.
* Балага янгын вакытында карават астына яки шкафка кереп качарга ярамый икәнлеген әйтегез.
ГМ-инфо
112 – ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры
101 – янгын сагы (МЧС)
103 – ашыгыч ярдәм хезмәте
102 – полиция
104 – газ хезмәте





Комментарийлар