Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 47 меңнән артык 9 нчы сыйныф укучысы рус теленнән ТДИ тапшыра

9 июньдә Татарстан мәктәпләренең 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучылары рус теле фәненнән дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыра. Имтиханда 47 735 укучы катнаша, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Рус теле буенча ТДИда 47 735 чыгарылыш укучысы катнаша (шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 279 бала да). Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) 816 укучы тапшыра.

ТДИ үткәрү өчен 202 имтихан пункты оештырылачак, шуларның 31е өй шартларында эшләячәк. Дәүләт чыгарылыш имтиханы 129 пунктта үткәреләчәк, шул исәптән 66 сы өйдә, берсе медицина учреждениесендә узачак.

Имтиханнар сәгать 10:00 да башлана. Рус теле буенча ТДИ һәм ДЧИның дәвамлылыгы 3 сәгать 55 минут тәшкил итә.

Имтихан пунктларында офлайн-видеокүзәтү алып барыла. Имтиханнарның үтәлешен 229 җәмәгать күзәтүчесе контрольдә тотачак.

Төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүне раслау өчен,  рус теленнән төп дәүләт имтиханында кимендә 15 балл, ә дәүләт чыгарылыш имтиханында 5 балл җыярга кирәк.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ