Логотип Магариф уку
Цитата:

«Студентлар лигасы» форумы 1300 дән артык студентны берләштерә

6 августтан 22 августка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә «Студентлар лига»сы форумы узачак. Ул 1300 дән артык студентны берләштерәчәк.

Форумны Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә ТР Студентлар лигасы оештыра. Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге россиялеләр һәм 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге чит ил кешеләре катнаша ала, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Беренче смена – «Үсеш лигасы» 6 августтан 10 августка кадәр үтәчәк. Смена шәхес экосистемасын формалаштыруга, карьера траекториясен төзүгә багышланган.

Икенче смена – «Берләшү лигасы»нда (12 августтан 16 августка кадәр) Россиянең төбәкләреннән студентлар катнаша. Төп темалар –  студентлар үзидарәсен үстерү һәм активистлар арасында федераль тәҗрибә уртаклашу.

Өченче смена – «Интеграция лигасы» (18–22 август). Аның аудиториясе – чит ил студентлары һәм россиялеләр. Юнәлеше – мәдәниятара аралашу һәм халыкара хезмәттәшлек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ