Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел мәктәпне тәмамлаучыларның 64% тан артыгы бюджетка керә ала

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, югары уку йортларында бюджет урыннары саны арту сәбәпле, быел мәктәп тәмамлаучыларның 64% тан артыграгы түләүсез югары белем ала алачак, дип хәбәр итә ил...

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, югары уку йортларында бюджет урыннары саны арту сәбәпле, быел мәктәп тәмамлаучыларның 64% тан артыграгы түләүсез югары белем ала алачак, дип хәбәр итә ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
«Инженерлык белгечлекләренә басым ясала, бу агымдагы шартларда тиз арада импортны алыштыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип аңлатты вице-премьер Дмитрий Чернышенко.
2022 елда 588 мең абитуриент югары уку йортында бушлай укуга дәгъва кыла алачак. Россиядә инженер факультетларында белем алу өчен бюджет урыннары саны 245 меңгә якын, педагогика факультетларында  75 меңнән артык. Җәмәгать фәннәрен 68 меңнән артык студент бушлай өйрәнә алачак, ә медицина белән бәйле юнәлешләргә 57,7 меңнән артык кеше киләчәк.

Фото: https://mon.tatarstan.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ