Чаллыда быел ике яңа мәктәп ачылачак
Чаллы – яшьлек каласы. Соңгы елларда ел саен икешәр яңа мәктәп өлгертүен-өлгертәләр үзе. Шулай да әле кала мәктәпләрендә ике сменалы укытуга чик куелды дип әйтеп булмый әле...
Чаллы – яшьлек каласы. Соңгы елларда ел саен икешәр яңа мәктәп өлгертүен-өлгертәләр үзе. Шулай да әле кала мәктәпләрендә ике сменалы укытуга чик куелды дип әйтеп булмый әле. Узган ел Чаллыда 1501 балага исәпләнгән яңа мәктәп һәм 1224 укучы сыйдырышлы 59 нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясе төзелгән иде. Быел да яшьлек каласында мәгариф учреждениеләрен төзү юнәлешендә темпны киметергә җыенмыйлар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев әйтүенчә, Чаллының 34 нче микрорайонындагы 16 нчы мәгариф оешмасы һәм 69 нчы микрорайондагы 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеп беткән. Бу көннәрдә алар соңгы йомгаклау тикшерүе уза.
«Притяжение» микрорайонындагы 57 нче гимназиядә дә төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Территорияне төзекләндерәсе генә калган.
Шулай итеп, соңгы 9 елда Чаллыда 9 яңа мәктәп барлыкка киләсе икән.
Бу көннәрдә яңа мәгариф учреждениеләренә балалар кабул итү һәм кадрлар туплау дәвам итә. Айрат Ганиев шулай ук 7 мәктәптә һәм 7 ашханәдә капиталь ремонт эшләре киләсе атнага тәмамланачак дип ышандырды.

Комментарийлар