Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда чыгарылыш кичәләре 28 июньнән башлана

Чаллыда беренче чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Мәктәпләр тантаналы чаралар үткәрү даталарын үзләре сайлый, аларның соңгылары 3 июльдә узачак, дип яза «Челнинские известия» газетасы.Традиция буен...


Чаллыда беренче чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Мәктәпләр тантаналы чаралар үткәрү даталарын үзләре сайлый, аларның соңгылары 3 июльдә узачак, дип яза «Челнинские известия» газетасы.




Традиция буенча, аттестатлар тапшыру белән рәсми өлеш күпчелек очракта уку йортларында оештырыла, шуннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары шәһәр рестораннарына һәм кафеларына барачак, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Әлегә унберенче сыйныф укучылары БДИ тапшыра. Информатика һәм ИКТ буенча соңгы имтиханнар 20 һәм 21 июньдә узачак. Быел Автошәһәрдә 2145 чыгарылыш сыйныф укучысы исәпләнә.

«Татар-информ» материаллары буенча


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ