Чебеннән фил ясыйлар
Яки Навальный, Платошкин, Шевченко...Ишеттегезме әле: журналист, сәясәтче, блогер Максим Шевченкога карата җинаять эше ачмакчылар. Шул җәһәттән мәгълүмат агентлыклары, журналист депутатка яла ягуда ши...
Яки Навальный, Платошкин, Шевченко...
Ишеттегезме әле: журналист, сәясәтче, блогер Максим Шевченкога карата җинаять эше ачмакчылар. Шул җәһәттән мәгълүмат агентлыклары, журналист депутатка яла ягуда шикләнелә, дип хәбәр таратты. Каләмдәшебез күптән түгел генә ясаган бер чыгышында Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ольга Тимофеева турында, депутат нугай халкын, дөресрәге, кызларына хиҗап киендерүче ата-аналарны эзәрлекләүне оештырып шөһрәт казанды, мәгънәсендәрәк сүзләр ычкындырган икән. Миңа калса, монда әллә ни яңалык юк. Бу хәбәр бер-ике атнадан онытылачак. Шевченко да, Тимофеева да үз урыннарында, үз фикерләрендә калачак. Хәер, язучы, күрсәтүче, сөйләүче кемсәләргә сүз тугларга бер сылтау булды бу. Күптән билгеле: гавамга яңалык дип тәкъдим ителгән язуларда еш кына искитәрлек бернинди мәгълүмат-хәбәр булмый. Яңалык ул һуш китәрлек, аһ итәрлек булырга тиеш!
Инде Максимга килгәндә, Казанга килгәндә күрешкәнебез, әңгәмә корып утырганыбыз бар. Шактый үзенчәлекле фикер йөртүче сәясәтче дияр идем мин аны. Философ Хәйдәр Җамалның улы, журналист Орхан Җамалны үз итүе, Африкага сәфәргә барган журналистлар – Орхан төркеме вәйран ителгәч, үтерүчеләрнең эзләренә төшәргә тырышып йөрүе, гомумән, ислам темасын эзлекле алып баруы, мөселманнарга уңай карашы белән аерылып тора ул. Дөрес, аның һәр язганын күңелеңә якын алып, урамга байрак күтәреп чыгарырга ашыгу хата булыр иде. Максим, озак уйлап тормыйчадамы, законнан тыш дип танылган төркемнәрне яклап чыккалый. Аңа җил-яңгыр тими. Провинциядә яшәүче берәр каләм иясе, аңа кушылып, тегеләрне яклауга алынса, һич шикләнмим, башыннан сыйпамаячаклар. «Что позволено Юпитеру, не позволено быку», – дип әйтәләр мондый очракта күршеләребез.
Бүген мәгълүмат кырындагы күп нәрсә бармактан суырып алына, пар чыгару, җәмгыятьтә яшәп килгән тәртипләргә риза булмаучыларның күңелләрен күрү, эчләрен бушату өчен кулланыла. Миңа калса, бүген Навальный, Платошкин, Соловей кебек сәясәтчеләрне атка менгерергә тырышу – кемнәрнеңдер төптән уйланылган, хәрәкәткә китерелгән проектлары гына. Шуңа күрә аларны шәрран ярып якларга ашыгу – беркатлылык. Бәлкем, ялгышамдыр. Тик минем каланчадан шулай күренә.
Без, татар журналистлары, ни кызганыч, республикада, илдә барган сәясәткә карата фикеребезне белдерергә ашыкмыйбыз. Кем белә, бәлкем, дөрес эшлибездер. Әнә бит азау ярган аксакал журналистлар да, көпә-көндез чыра яндырып йөри торган заман бу, дип тәкрарлап тора (әлбәттә, без, татар журналистлары, бу гамәл, тәкъдим-яңалык татар милләтенә нәрсә бирә, дип, һәр ишеткәнебезне, күргән-укыганыбызны шик иләгеннән үткәрергә; барлы-юклы алты-җиде миллионлы татар халкын XXV гасырга исән-имин алып бару безнең җилкәгә дә салынган бурыч икәнлеген онытмаска тиеш). Әлбәттә, гел-гел авызга су кабып торырга да ярамый. Һичъюгы Иван Голунов кебек каләмдәшләребез бәлагә тарыган вакытта дәшми калмыйк. Югыйсә бер гаепсез килеш Лаеш шулпасы чөмерергә озатырга мөмкиннәр. Ярый, И. Голунов Мәскәүдә торсын, үз Казаныбызда үзебезне дә яклый алмыйбыз. Башкалабыз үзәгендә булган, заманында «бабай» бүләк иткән Журналистлар йортын да саклап-яклап кала алмадык ич. Үзен яклый алмаганнар ничек итеп башкаларны яклый алсын?! Мәрхүм остазым, «Чаян» журналында 17 ел эшләгән, шуның дистә елында баш мөхәррир булып торган Альберт Яхин, журналистның бурычы – үзен яклый алмаган кешене яклау, дип әйтә иде. Халыкка якынрак булу өчен, шул «кечкенә» кешеләрне чиновникларның, азып киткән түрәләрнең башбаштаклыгыннан якларга; хокукый җәмгыять, демократик дәүләт принципларын өлге итеп алырга; кеше хокукларына караганда халыклар хокукын үзәккә чыгаруны алга сөрергә тиеш без. Мин шулай уйлыйм. Сез нәрсә әйтерсез?

Комментарийлар