Логотип Магариф уку
Цитата:

Covid-госпитальләре эшләрен дәвам итә

Татарстанда 11 Covid-госпиталь эшли.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручыларга ярдәм күрсәтелә торган 11 госпиталь эшен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Без коронавирус белән авыру очракларының, бигрәк тә ковидның авыр формалары белән авыручылар кимүен күрәбез. Республикада вакытлыча ачылган 11 йогышлы авырулар госпитале эшли», – диде ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, бу һәр госпитальдә 200–300 ятак бар дигәнне аңлатмый, 15 урынга исәпләнгән бүлекләр дә бар.

Аның сүзләренчә, госпитальләрнең күп булуы госпитализация вакытында авыру кешене республика буйлап хастаханәгә алып барырга туры килмәсен, ә өй янында ярдәм күрсәтә алу өчен кирәк.

«Хәзер ятак фонды гадәттәгедән 10 процентка бушрак. Бәлки, якын арада ковид йоктыручылар өчен ятаклар санын бераз киметербез», –  диде ул.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ