Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәрвишләр бистәсендә «Әни әнкәй әнием...»

Ноябрь аенда Дәрбишләр бистәсендә урнашкан Балалар иҗаты үзәгендә «Әни, әнкәй, әнием...» шәһәр бәйгесенең район туры үтте.

Ноябрь аенда Дәрбишләр бистәсендә урнашкан Балалар иҗаты үзәгендә «Әни, әнкәй, әнием...» шәһәр бәйгесенең район туры үтте. Биредә Совет районынан килгән әиләр көч сынашты.

Әниләр башта үзләре белән якыннан таныштырдылар. Билгеле инде, моңа аларның балалары, тормыш иптәшләре, хәтта авылдан ук килгән дәү әниләре дә ярдәм итте. Алар бөтен осталыкларын күрсәттеләр: тектеләр дә, чиктеләр дә, җырлап биеделәр дә, спектакль дә куйдылар.

Әниләрнең чыгышыннан күзгә яшьләр килде. Совет районының 125 нче гимназиясенән ике улы белән килгән Лилия Хәсәнова Гран-прига лаек булды. Ә 171 нче мәктәптән Гөлия Яхина һәм 149 лицейдан Сиринә Булатова беренче урыннарны бүлештеләр. Алар шәһәр бәйгесендә үз мәктәпләренең данын яклаячак.

Фото: Балалар иҗаты үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ