Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасы 16 яшькәчә баласы булган ялгыз ата-ананы эштән чыгаруны тыйды

Гамәлдәге закон буенча эш бирүче 14 яшькә кадәр баласы булган ялгыз ата-ананы эштән чыгара алмый.

Дәүләт Думасы пәнҗешәмбе пленар утырышта 16 яшькәчә баласы булган ялгыз ата-ананы эштән чыгаруны тыю турындагы закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гамәлдәге закон буенча эш бирүче 14 яшькә кадәр баласы булган ялгыз ата-ананы эштән чыгара алмый. Элегрәк закон проектын ЛДПР партиясе керткән иде һәм хөкүмәтнең уңай бәяләмәсен алды.

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, «депутатларга законга үзгәрешләрне кертү үтенече белән сайлаучылар күп тапкыр мөрәҗәгать итте». 16 яшькә кадәрге балалар да ярдәмгә мохтаҗ булса да, хәзер норма 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына кагыла. Дәүләт Думасы спикеры сүзләренчә, баланы үзе генә үстерә торган ананы эштән чыгару гаиләне яшәү өчен акчасыз калдырырга мөмкин.

 

Чыганак:"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ