Логотип Магариф уку
Цитата:

Депутатлар яңа инициатива белән чыккан

Дәүләт думасында студент-әтиләргә бюджетка күчүне рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт думасының Мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка түләүле укудан бюджет укуына күчү хокукы бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.

Мондый хокукны Лантратова беренче белемен алучы әтиләргә генә бирергә тәкъдим итә, дип яза "Кызыл таң".

Ул үзенең мөрәҗәгатендә бала туганда яшьләрнең гаиләне тәэмин итү чыгымнары күп тапкырлар артуын исәпкә алуны сорый.

"Белем алучы яшь гаиләләргә балаларны тәэмин итү авыррак, чөнки укуны югары дәрәҗәдә алып баралар һәм белем алу чорында эшкә урнашу катлаулы. Бу очракта югары һәм урта дәрәҗәдәге белем бирү программаларына түләү югарыда күрсәтелгән социаль төркемнәр өчен бик авыр", - дип ассызыклый Лантратова.

Моннан тыш, инициативаны гамәлгә ашыру демографияны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ