Логотип Магариф уку
Цитата:

Детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжинирингта лазер эретмәсе технологиясе кулланыла

Миңнехановка детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжиниринг технологияләрен тәкъдим иттеләр.

Башкаланың «Саклагыч капламаларның технологик системалары» компаниясенең коммерция директоры Александр Красавин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжиниринг технологияләрен күрсәтте. Үз проектын ул Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында тәкъдим итте.

«Барысы да курка, аны кыйммәтле һәм озак көтәргә кирәк, дип саныйлар. Әмма пилот үрнәген алгач, әзер эшләнмә алуга кадәр 1–2 ай уза», – дип сөйләде Красавин реверс-инжиниринг турында.

Компания вәкиле сөйләгәнчә, алар лазер эретмәсе технологиясен куллана, бу яңаны алуга караганда, күпкә арзанракка төшә.

«Нәкъ менә капламаларга вакытында хезмәт күрсәтү детальләрнең җитештерүчәнлеген югалтмаска, ә кайвакыт аларны арттырырга мөмкинлек бирә», –  диде докладчы.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ