Эльмира Кәлимуллина студентларга планнары турында сөйләде
КФУның журналистика факультетында укучы студентлар «Голос» тапшыруының беренче сезонында икенче урын яулаган Эльмира Кәлимуллина белән очраштылар.Очрашу мастер-класс форматында узды. Кунак студентларн...
КФУның журналистика факультетында укучы студентлар «Голос» тапшыруының беренче сезонында икенче урын яулаган Эльмира Кәлимуллина белән очраштылар.
Очрашу мастер-класс форматында узды. Кунак студентларны иҗади юлы белән таныштырды. «Голос» аның тормышында иң зур трамплин булганын билгеләп үтте. Шулай ук Европада узган тур-концерт турында сөйләде. «Татар җыры Европага бик ошады. Бу бик зур усеш»,- диде Эльмира Кәлимуллина. Соңыннан студентлар йолдызга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. «Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?» дигән сорауга җырчы: «Гаилә һәм балалар», – дип җавап бирде.
Ильяс Баһауов
Комментарийлар