Энгель Фәттахов "Авыл укытучысы – 2017" конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды
Бүген РФ Президенты Владимир Путин “Россия ел укытучысы - 2017” лауреатлары белән очрашачак. Биш финалчы арасында Казанның 2 нче лицее математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин да бар. “Алла телә...
Бүген РФ Президенты Владимир Путин “Россия ел укытучысы - 2017” лауреатлары белән очрашачак. Биш финалчы арасында Казанның 2 нче лицее математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин да бар. “Алла теләсә, әле бишлектә генә калмабыз, җиңеп тә чыгарбыз!” Менә шундый куанычлы хәбәр белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Авыл укытучысы – 2017” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасын ачып җибәрде.
Республикабызда авыл җирлегендә яшәүче һәм хезмәт куючы мөгаллимнәребезнең хезмәтләрен бәяләү максатыннан 2014 елдан бирле “Мәгариф” журналы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Авыл укытучысы” конкурсы үткәрә. Быелгы бәйгенең 1 нче этабында 100 дән артык укытучы катнашты. Укытучылар төрле темаларга эссе язып үзен танытты. Икенче этапка 30 конкурсант узды. Алар тәкъдим ителгән темалар буенча дәрес эшкәртмәләре яки эчтәлекле мәкаләләр тапшырды.
«Авыл укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабы 22 сентябрьдә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узды. Бәйге юкка гына әлеге гимназиядә уздырылмады. Республикабызда Милли мәгариф үзәге булып торган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе алдынгы мәктәпләрнең берсе. 100 дән артык хезмәттәшләре арасыннан 3 этапка узган 8 мөгаллим гимназия укучыларына турыдан-туры дәрес бирде, һәм 1 тәрбияче шул ук гимназия каршындагы балалар бакчасына йөрүче төркем белән шөгыль уздырды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Укытучылар көнендә бу бәйгедә җиңүчеләрне котлап, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
- “Авыл укытучысы” - бик кирәкле конкурс, - дип басым ясады министр үзенең тәбрикләү сүзендә. - Авылларда укытучылар һәркемнең игътибар үзәгендә: аларга ата-ана да, балалар да карый. Укытучы авылның киләчәк яшәешен билгели торган фигура.
Әлеге конкурсны иң төп оештыручыларның берсе булган “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева быелгы бәйгенең үзенчәлекләрен бәян итте, әлеге конкурста катнашучыларга, аны үткәрүдә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары әле дәвам итәчәк. 6 октябрьдә “Корстон” күңел ачу үзәгендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән республика мөгаллимнәре бәйрәм табыннары артына җыелачак. Әлбәттә, “Авыл укытучысы – 2017” конкурсында җиңүчеләр дә әлеге чарада иң мәртәбәле кунак булырга лаек иде. Киләсе бәйгеләр җиңүчеләре бу хөрмәткә дә тиенерләр дип ышанып калабыз.
“Авыл укытучысы – 2017” конкурсында җиңүчеләр:
- “Балаларга мәхәббәт” номинациясендә – Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Индус кызы Сыйтдикова;
- “Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә – Норлат районы Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Дамир кызы Әһлиуллина;
- “Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә – Мөслим районы Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Габбас кызы Мортазина;
- “Активлык тарафдары” номинациясендә – Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова;
- “Предметка мәхәббәт” номинациясендә – Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең химия-биология укытучысыФлюра Мөхәммәтхәниф кызы Абдуллина;
- “Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә –Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фирая Әхмәт кызы Галиева;
III урында – Нигъмәтуллина Раушания Фаил кызы, Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.
II урында – Вәлиева Гөлназ Мнеринат кызы, Әгерҗе районы Тирсә гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле математика укытучысы.
I урында – Гарипова Клара Барый кызы, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Комментарийлар
0
0
Молодцы,кызлар. Автор: Фарида
0
0