Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлаклы шәхесләр тәрбиялик

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе К.Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган.

Яшь буында гуманлылык, патриотизм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы – туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү дә ул...

Билгеле булганча, кешенең шәхес булып формалашуында әхлак тәрбиясе төп  һәм иң әһәмиятле урын алып тора.

Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия – иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль-әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләү. Халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә, мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.

Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле мәктәпләребездә уку-укыту процессында  әхлакый тәрбиягә игътибар бирергә кирәк, дип саныйм. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара.

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән.      Халык педагогикасы яшь буынга белем алу, фән һәм сәнгать өлкәсендә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү, әхлакый камилләшү өчен җирлек тудыручы чараларның башлангыч нигезен тәшкил итә. Халкыбыз кешелек тормышында белемнең зур роль тотканын тирәнтен аңлаган. Белем кешегә яхшы тормыш өчен көрәшне җиңеләйтүче зур көчкә ия. Халык фәнне, гыйлемне барлык байлыклардан да өстен куйган, әдәпсезлекне һәм наданлыкны өнәмәгән, кешенең акылын һәм зирәклеген югары бәяләгән. Моның шулай икәнлеге татар халык иҗаты әсәрләрендә дә киң чагылыш тапкан. Фольклор – халкыбыз мәдәниятына нигез салучыларның аң-белемен, тапкырлыгын, зирәклеген чагылдыра һәм балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә милли мәгарифнең төп таянычы булып тора. Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң-белем  һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасыннан  киң файдаланам.

Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.  Кеше җәмгыятьтә яши һәм тәрбияләнә. Җәмгыятьнең үзеннән, андагы шартларга бәйле ихтыяҗлардан, билгеле бер коллективтагы һәм җәмгыятьнең үзендәге иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән башка гына кеше шәхесе һич тә тәрбияләнә һәм формалаша алмый.   Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны яши-яши, тормышында очраган вакыйгалар, процесслар аша я дөрес юлдан китә, я җәмгыятьнең әхлак нормаларына туры килмәгән юлын сайлый. Күренекле галим Р.Фәхретдин: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер», –дигән. Әхлакый тәрбиянең төп бурычы – балаларга гомумкешелек кагыйдәләрен, әхлак нормаларын, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту тәртипләрен төшендерүгә төбәлгән.

Мәктәбебездә төрле: татар, рус, удмурт, мари, әрмән, азәрбайҗан һ.б. милләт балалары укый.  Бар милләт халкының гореф-гадәтләрен, телләрен  өйрәнү бик авыр. Шуңа күрә мәктәбебездәге һәр укытучы балаларда  һәр милләт кешесенә, һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тырыша. Укучыларыбыз һәр балага үзенең гореф-гадәтләре,  җырлары, милли биюләре, атаклы кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклеген төшенергә тиеш, дип саныйм. Дәрес вакытында укучылар белән милли-төбәк компонентын өйрәнү, халыкларның бердәмлеген, байлыкларның  әһәмиятен төшендерү яхшы нәтиҗә бирә.

Рухи-әхлакый тәрбия бирү татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  уңышлы тормышка ашырыла. Татар әдәбияты программаларына кертелгән әсәрләрнең күбесе нәкъ менә укучыларда Ватанга мәхәббәт, илгә хезмәт итү, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияли. Яшь буынга тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрдәге геройларның, тарихи шәхесләрнең роле зур. М. Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Ф.Кәрим кебек Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләребезнең биографияләрен өйрәтү барышында ук укучыларда туган илгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләнә. Күренекле әдипләребез Г.Әпсәләмов, Н.Дәүли, Г.Бәширов, Ә.Еники, М.Мәһдиев әсәрләре кемне генә битараф калдыра икән!

Дәреслекләргә кертелгән мәкаль, табышмак, әкият, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга халкыбызның бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулыландырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итә. Мәсәлән, VI сыйныф дәреслегендәге А.Әхмәтнең  «Үги кыз» әсәре –  үзе  үк тәрбия чыганагы.  Шушы бер әсәр белән генә дә укучы күңелендә никадәр хис: гаделлек, кешелеклелек, шәфкатьлелек уятырга була. Мондый әсәрләр эчендә халкыбызның күпме акыллы фикерләре, әйтемнәре? А.Алишның «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» әкияте балаларда хезмәт сөючәнлек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияли. Н.Әхмәдиевнең «Минем туган көнем» хикәясен өйрәнгәндә укучыларымның игътибарын кешене хөрмәтләү, гаилә традицияләре, милли ризыклар, кунакка чакыру, үз-үзеңне тота белү, тыйнаклык, канәгать була белү кебек төшенчәләргә игътибар ителә. Гомумиләштереп әйткәндә, нинди генә әсәрне анализласак та, без балаларның логик фикерләвен, хәтерен, дөрес нәтиҗәләр ясый белү сәләтен үстерергә, үз-үзләренә бәя бирергә өйрәтергә тиешбез.


Резеда ХАРИСОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәп укытучысы.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Тукай премиясенә быел кем лаек?

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды 2024 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә потенциаль номинантлар исемлегенә түбәндәгеләр керә:

«Әлфия» курчак спектакленең актерлар составы – татар актрисасы образын курчак театры чаралары белән искиткеч оста гәүдәләндергән өчен.

Корбанов Рафис Харисович (Рафис Корбан) – «Әхмәров» («Әхмәров» 2020г), «Ватан» («Ватан» («Ике роман») китабы өчен, 2022 ел, «Алиш», 2023 ел.

Харрасов Ләис Мәүлид улы (Ләис Зөлкарнәй) - «Узганны кабатлау» китабы өчен.

Вайнер Борис Гыйршевич  - балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне өчен.

Гатауллин Риф Хоббулович – «Сак-Сок» симфоник бәете, вокаль-хор цикллары, авторлык җыентыклары, нота җыентыгы, тапшырулар циклы өчен.

Низамов Эльмир Җәүдәтович  - «Кара Пулат» операсына музыка өчен.

Тәминдарова Миләүшә Әмир кызы – Татарстанның татар хор мәдәниятен үстерү, алга этәрү һәм саклап калу өчен, ә атап әйткәндә, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәтләре өчен.

Сәлахов Рабис Магалимович – Татарстан Республикасында дастаннар елына багышланган татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.

Җәмитов Кадим Җәлил улы – күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган өчен.

Галиев Рамил Якубович, Канаев Евгений Александрович – «Поэзия и проза. Татарстан 1980-1990 еллар» проекты һәм фотожурналистика сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен.

Белешмә:

Премия югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, авторлык стиле, яңа үзенчәлекле һәм оригинальлеге белән аерылып торган, шулай ук сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен (рәсем ясау, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше) әсәрләре илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелек танылуы алган, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Премия, гадәттәгечә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстан Республикасының Раис тарафыннан тапшырыла.

 Фото: ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ