Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Хөснуллин:«Сарман җире уңдырышлы, халкы гыйлемле аның»

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән Казандагы Милли китапханәдә очрашырмын дип һич тә уйламаган идем. Андый җитәкчеләр, гадәттә, хөкүмәт йортында уза торган киңәшмәләрдә...

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән Казандагы Милли китапханәдә очрашырмын дип һич тә уйламаган идем. Андый җитәкчеләр, гадәттә, хөкүмәт йортында уза торган киңәшмәләрдә, йә булмаса район чараларында була. Җитәкченең үз төбәгендәге яшь эшкуарлар өчен җан атып йөрүе икән. Россия эшкуарлары көне уңаеннан республика күләмендә узган «Мәктәп бизнесына старт» дип аталган бәйгедә катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасына чакырганнар үзен. Чара башланганчы, укучылар үзләре ясаган сувенирлар күргәзмәсе белән таныштырдылар. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова да яшь сарманлылар ясаган шәмаилләргә карап, озак хозурланып торды. Укучыларның бу эш белән ничек мавыгып китүләре, ниләр эшләүләре белән кызыксынды, җитештергән продукцияләренә югары бәя бирде. Укучылар адресына мондый мактау сүзләренең яңгыравы район башлыгы күңеленә дә хуш килде. Фикерләр уртак икән, ул да яшь эшмәкәрләрнең кул эшләрен шулай бәяләгән иде.
Фәрит Мөнәвирович, кеше тормышта үз юлын тапсын өчен кайчакта әз генә этәргеч бирү җитә. Төбәктә балаларга һөнәри юнәлеш бирү ни рәвешле алып барыла?
– Сарман – авыл хезмәтчәннәре һәм нефтьчеләр ягы. Яшьләрне дә, беренче чиратта, шушы тармакларга тартырга тырышабыз. Мәктәптә үк укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру традициягә кергән. Бездәге агрокөллияттә укучылар берничә юнәлештә белгечлек алып чыгалар. Аннан соң укуларны профильле югары уку йортларында имтиханнар тапшырмый гына дәвам итү мөмкинлеге дә бар. БДИ укучыларга теләсә нинди вузда белем алырга юллар ачты. Аларга беренче теләгем шул: кая юнәлсәләр дә туган нигезләрен, туган телләрен, гореф-гадәтләребезне, халкыбызның бай мирасын югалтмасыннар, матур табигатьле Сарманны онытмасыннар. Милли бәйрәмебез – Сабантуй барчабызны да бер мәйданга җыйган кебек, бер милләт, бер халык булып гөрләшеп яшик.
 – Күмәк хуҗалыклар барында сала тормышы башкачарак иде, әлбәттә. Сабантуйда кыр батырларын хөрмәтләү, бүләкләү күңелләргә эшләү дәрте өсти иде. Кырчылык тармагындагы уңышларыгыз белән дә таныштырып китсәгез иде? Иген иккән, безне икмәкле, терлекләрне фуражлы иткән игенчеләргә хакимият тарафыннан ярдәм бармы?
– Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 9 мең 227 шәхси хуҗалык, 80 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Фермерлар дәүләт ярдәме программаларында актив катнаша. Шунысы куанычлы: төрле грантлар алып, тормышларын җанландырып, авылда үз эшен башлап җибәрүчеләр арасында яшьләр бар. Әлбәттә, туган җирдә алар тагын да күбрәк төпләнеп калса, яхшырак булыр иде. Үзебез дә авыл хезмәтчәннәрен кызыксындырырга тырышабыз. Муниципаль программа буенча сигез ел рәттән биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга саву аппаратлары бүләк ителә.
Сарман елдан-ел күркәмләнә. Шәхси йортларны да матур, зур итеп төзиләр. Күпкатлы торак йортлар, социаль-көнкүреш объектлары калкып тора. Федераль программа нигезендә 21 ишегалды тәртипкә китерелде, җәмәгать мәйданчыклары булдырылды, урамнарны, юлларны төзекләндерү эше әйбәт кенә дәвам итә. Боларның барысы да райондашларыбызның яшәү шартларын җайлы, уңайлы итү өчен башкарыла.
– Заманында әтиегез Мөнәвир абый каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән күмәк хуҗалыкны, аннары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән, үзеннән соң матур эз калдырган атказанган агроном иде. Авылга, җиргә мәхәббәт Сезгә әтиегездән тапшырылгандыр дип уйларга җирлек бар...
– Кешенең тормыш юлында, нинди һөнәр сайлавында, шәхес булып формалашуында гаилә һәм мәктәп зур роль уйный. Әтием – шушы җиргә, туган ягыма, ә укытучыларым биология, химия һәм башка фәннәргә карата күңелемдә мәхәббәт уятмаган булса, мин бөтенләй башка һөнәр иясе булыр идем. Әти белән әни безнең өчен һәрчак үрнәк булды. Туган җирне, туган нигезне ярату хисе, әйткән сүзеңә тугры булу, тапшырылган эшне намус белән башкарып чыгу, олыны олы итеп, кечене кече итеп хөрмәтләү, авыр чакларда ярдәм итү кирәклеген балачактан күңелебезгә сеңдерә килделәр. Гаиләдә без өч бөртек, әти-әнинең күз карасыдай кадерле балалары булдык. Алар безгә гаилә учагын саклап яшәү кирәклеген шәхси мисалларында күрсәттеләр. Әниебез, матур чәчәк исеме белән Сөмбел дип аталгангамы, әле дә безне, балаларны, оныкларны куандырып, гомер итә, үзенең догасыннан калдырмый, шулай була күрсен. Аның бу гамәлләре дә – безгә үрнәк.
– Фәрит Мөнәвирович, әтиегезне дә өзелеп яратканлыгыгыз сизелеп тора. Дистә елдан артык инде районда аның истәлегенә өстәл теннисы буенча республика күләмендә ярышлар үткәрелә. Сарман районында үсеп килүче балаларның теннис белән уңышлы шөгыльләнүенә ул ярышларның да тәэсире бардыр дип уйлыйм.
– Без оештырган ярышларда Сарманның үз балалары да актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Дөресен әйтим, укучылар төрле спорт ярышларында җиңү яулаганда, күңел икеләтә шатлык белән тула. Ул – балалар бакчасыннан башланган тәрбия җимеше. Спорт мәйданчыклары, корылмалары, спорт заллары да булган мәктәпләр балалар сау-сәламәт үссеннәр өчен төзелә. Хәзерге балалар спорт белән бик теләп шөгыльләнәләр. Бу, бер яктан, сәламәт яшәү рәвеше булса, икенче яктан, ул хәзерге бар яктан көндәшлеккә корылган заманда җиңеп яшәргә өйрәтә. Мин аларның шул омтылышларына сокланам. Өстәл теннисыннан тыш, саф һавада узучы ярышлар да күп бездә.
–  Сүзегезне, һаваны сафландырып торучы яшеллекне дә балалар белән бергә тудырабыз, дип дәвам итәсе килә. Мәктәпләр белән танышып йөргәндә, агач утыртучылар акциясендә, ветераннар, мәктәп укучылары белән бергә, ел саен Сез һәм хакимиятнең башка вәкилләре катнашу турында сөйләделәр. Моның үзенә күрә бер хикмәте бардыр.
– «Нәселеңне дәвам итәрлек уллар үстер, агачлар утырт, үзеңнән соң матур эшләр калдыр, болар – ир кешенең бурычы», – дип үскән чакта әйтә торганнар иде. Агач – яшәү чыганагы, тормышның дәвамлы булуын күрсәтүче билге ул. Агач утыртуда өлкәннәр янында балаларның мәш килүе бик матур күренеш бит. Без шулай туган ягыбызны тагын да ямьләү эстафетасын яшьләргә тапшырырга тырышабыз.

«Экология – һәркем эше» халыкара бәйгесендә җиңеп, «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән Ләшәү-Тамак – бу юнәлештә иң актив эшләүче белем бирү учакларының берсе. Шул уңайдан аларга соңгы вакытта Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе 100 агач үсентесе бүләк иткән. Шуларның беркадәрен ветераннар, яшь армиячеләр һәм «экомәрхәмәт» балалар экологик хәрәкәте активистлары белән бергә утырттык. Тамырлары тирәнгә китсен, Сарман һавасын сафландырып торсын. Агачлар, тирәкләр үскән җирдә аның сайрар кошлары да булыр. Сарман гербында юкка гына сандугач сурәтләнмәгән бит. Матур агачка кошлар  кунган кебек, экологик, рухи-әхлакый тәрбияне алгы планга куеп эшләүче Ләшәү-Тамак мәктәбе – моның ачык мисалы. Соңгы чорда бу мәктәптә укучылар саны ике тапкыр артып, 74 булды. Күренекле мәгърифәтчe һәм тарихчы Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт мәктәбендә дә әле кайчан гына 29 бала укыган булса, хәзер аларның саны 107 гә җитте. Башка төбәкләрдә балалар район үзәкләренә йөрсә, монда, киресенчә, Сарманда һәм Җәлил бистәсендә яшәүчеләр мәктәп автобусларында Ләшәү-Тамак белән Әлмәткә барып белем-тәрбия ала. Районыбыздагы 48 авылдан 36 маршрут буенча көн дә 651 укучыны мәктәпләргә алып килү һәм өйләренә кайтарып кую оештырылган. Аларга уку елы дәвамында 15 мәктәп автобусы хезмәт күрсәтә. Монысы да – балаларга белем алу өчен уңайлыклар тудыруның бер чагылышы.
– Авылның киләчәге яшь белгечләргә дә бәйле бит әле. Алар турында нинди кайгыртучанлык күрсәтелә?
– Авыл районы булганлыктан, безгә терлекчелек, кырчылык тармагында эшләүче югары квалификацияле белгечләр кирәк. Шуңа да Сарман гимназиясе базасында агрокласслар оештырылды, 7–9 нчы сыйныфларда укучы 70 ләп бала Казан аграр университеты һәм ветеринария академиясе педагогларыннан читтән торып өстәмә белем ала, атнасына бер тапкыр гимназия базасында очрашулар уза. Нәтиҗәсе дә күренә: «Профессионаллар – 2023» район конкурсында «Агрономия» буенча гимназия коллективы I урынга чыкты. Кичәге укучы – бүгенге яшь белгеч принцибыннан чыгып, фән олимпиадаларында җиңүче укучыларга һәм остазларына район хакимияте исеменнән грантлар, рәхмәт хатлары тапшырабыз.
Укытучылар да өлкәнәеп бара, уртача 45 яшь, аларга алмаш әзерләргә тиешбез, райондагы 10 мәктәптә төп фәннәр буенча 17 мөгаллим җитешми. Бу проблеманы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәләп хәл итү юлларын эзлибез. Киләчәктә укытучы булып эшләргә теләүче сәләтле балаларны булачак психолог-педагоглар итеп әзерләүне күздә тотып, аерым сыйныфлар оештырылды. Узган ел педагогия югары уку йортларына 24 егет һәм кыз укырга керде. Кадрлар проблемасын хәл итәр өчен, ел саен мәктәпләргә 10 яшь белгечнең эшкә килүе кирәк шул. Шунысы куанычлы: быел педагогика вузларына 24 укучы укырга керде, шуларның 4 е максатчан укытуга. 2022 елда 7 яшь педагогка 25 мең күләмендә акча бирелде.Җәлил гимназиясе һәм Сарман гимназиясенә «Земский учитель» федераль программасы буенча 3 математика һәм физика укытучысы килде. Соңгы вакытта 8 хезмәткәргә торак сатып алу өчен субсидия бирелде. Фатирга чиратта торучылар әле дә бар. Яшь белгечләр иң элек эш һәм яшәү шартларының нинди булуы белән кызыксына...
– Фәрит Мөнәвирович, бертуган сеңлегез, әтиегез ягыннан кыз һәм ир туганнарыгыз барысы да мәгариф өлкәсендә хезмәт куйганнар, шуңа да мәктәп тормышы Сезгә бик таныштыр дип беләм. Бүгенге шартларда мәктәпләрне ябылудан саклап калу, искергән биналарны төзекләндерү– көнүзәк мәсьәлә. Бик күпләр моның өчен акча булмаудан зарлана. Сездә ул нинди чыганаклар исәбенә башкарыла?
– Булган мәгариф биналарын карап, төзекләндереп тору муниципаль мәгариф системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнә-
лешләреннән берсе итеп куелган. Ил күләмендә бу юнәлештә башланган милли проектлар дәвам итә. Алар нигезендә азык-төлек блокларын, предметлар буенча кабинетларны ремонтлау, мәгариф учреждениеләре территорияләрен асфальтлау һәм төзекләндерү гамәлгә ашырыла, авыл мәктәпләрен һәм балалар бакчалары капиталь ремонтлана һәм җиһазландырыла. Республика программасы нигезендә Петровский Заводындагы балалар бакчасын капиталь ремонтлау өчен бюджеттан 19 миллион сумнан артык акча тотылды, шуның 8 миллионы район исәбеннән бүлеп бирелде. «Татнефть» АҖ ел саен безнең мәгариф оешмаларына грант буенча ярдәм күрсәтә. Узган ел Җәлилдәге 1 нче урта мәктәпкә 24 млн сумлык капиталь ремонт ясалды. Александровкадагы мәктәптә 4 млн 500 сумлык һәм Кәүҗияк мәктәбендә 3 млн 500 мең сумлык эш башкарылды, Җәлил гимназиясенең информатика кабинетына 4,5 млн сумлык җиһазлар урнаштырылды. Быел Татарстан бюджеты хисабына Кәүҗияк һәм Иске Минзәләбаш төп мәктәпләрендә туклану блокларын, ягъни ашханәләрне төзекләндерү һәм җиһазлауга 9 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбенең заманча җиһазландырылган яңа бинасын салуны ниятләп куйдык, аның проекты расланган инде. Ул ачылгач, хәзергесен киләчәктә район балаларына ресурс үзәге, лагерь базасы яки интернат буларак кулланырга исәпләп торабыз.
– Фәрит Мөнәвирович, Сез быел алтмышынчы языгызны каршы алдыгыз, табигатьнең иң матур чагында дөньяга килгәнсез. Хезмәтләрегез дә югары бәяләнгән: атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия агропромышленность комплексының мактаулы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден-медаленә һәм башка хөкүмәт бүләкләренә ия шәхес. Тормышта уңышка ирешүнең сере нәрсәдә һәм хәзерге мәктәп укучыларына нинди теләкләр юллар идегез?
– Әле кайчан гына үзем дә алар халәтендә идем. Нинди белгечлек алачагым, кайда укуны дәвам иттерәчәгемне алдан ачыклап куйганга, бар көчемне шуңа юнәлттем. Бу тормышта максатың ачык, тоткан кыйблаң туры булырга тиеш. Үзең тырышлык куймыйча гына берни дә килми. Егет-кызларга теләгем шул: тормыш юлына зур ышаныч, өметләр, ачык максатлар белән аяк басыгыз һәм юлыгыздан читкә тайпылмагыз. Киләчәктә дә гел алга барыгыз, югары үрләр яулагыз, өлкәннәр юлын дәвам итегез, үз тамырларыгызны онытмагыз. Еллар дәвамында үзегезгә белем, тәрбия һәм матур киңәшләрен биргән укытучы-осталарыгызны, аларның теләк-васыятьләрен хәтердә саклагыз.
Мәктәп елларында уку да ул – зур хезмәт. Укучыларның дәресләрдә биргән җаваплары, фән олимпиадаларында, төрле ярышлардагы чыгышлары һәм анда алган билгеләре, призлы урыннары – шул хезмәткә бәя ул. Дәүләт имтиханнары тапшырып, Сез үз хезмәтегезнең нәтиҗәсен күрдегез, янә бер баскычка югары күтәрелдегез. Алга таба да йөзгә кызыллык китермәссез дип ышанып калам. Сезгә белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәргә һәм ата-аналарга да рәхмәтем зур.

Әңгәмәдәш –


Альберт САБИНСКИЙ


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ